Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Шагыйрьләрнең эвакуациядәге тормышы – Чистай сәхнәсендә

«Реплика» Казан театры артистлары сугыш вакытында Чистайга эвакуацияләнгән шагыйрьләр образында мәктәп укучылары һәм ветераннар алдында чыгыш ясадылар.

 «Реплика» әдәби-музыкаль театрының актерлар составында – үз тормышларын сәхнәдән башка күз алдына китерә алмаган кешеләр. Җитди мәгънәгә ия сәхнә әсәрендә уйнау алар өчен авыр түгел. Һәркайсының бай тормыш тарихы бар. Алар – Эчке эшләр министрлыгы ветераннары, педагоглар, язучылар һәм җырчылар. «Чистай дәфтәре» спектаклен коллектив Бөек Ватан сугышында Җиңүнең булып узган юбилеена багышлаган булган, димәк, Чистайда премьера күптән булырга тиеш иде. Әмма пандемия сәбәпле, башка шәһәрләргә гастрольләрне кичектерергә туры килгән. Актерларның эшен бәяләү мөмкинлеге, нигездә, илебез башкаласында яшәүчеләргә бирелә. Әмма хәзер, артистлар «шомаргач», аларга Чистай сәхнәсендә дә чыгыш ясау насыйп булды.

– Бу эшкә без бик күп вакытны багышладык. Казанда спектакль көтмәгәндә кирәкле булып чыкты. Репетицияләргә керешкәнче, без СССР Язучылар берлегенең Чистайга эвакуацияләнүе турындагы материаллар, документлар белән таныштык Бу спектакльне куйгач, без беренче чиратта сезгә килергә теләгән идек. Пандемия планнарга төзәтмәләр кертте, әмма без соңга калмадык дип уйлыйм. Киресенчә, ул вакытта, өч ел элек, спектакль әле «кытыршы» иде, ә хәзер барысы да камиллеккә җиткерелгән, – ди режиссер-куючы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Владимир Нежданов.

– Сез ничек уйлыйсыз, укучылар сәхнәдә нәрсә турында сөйләгәнегезне аңлыйлармы? – дип әңгәмәдәшемнән кызыксынам.

– Без уйлап кына калмыйбыз, ә төгәл беләбез. Укучылар алдында даими чыгыш ясыйбыз. Моннан тыш, күптән түгел ТР Эчке эшләр министрлыгы музеенда ике спектакль куйдык. Беренчесе – ветераннар, икенчесе – укучылар өчен. Аларның спектакльдән алган тәэсирләре бертөсле диярлек булды. Алар сәхнә әсәренең асылына төшенәләр. Чөнки кереш сүземдә Мин җиңү булмаса, хәзер беребез дә булмас идек, дип әйтәм, – дип җавап бирә Владимир Леонидович.

Сәхнәдәге атмосфера чынбарлыкка охшаш: өстәлдә – Ленин портреты, репродуктор, аннан Юрий Левитан тавышы «Совет информбюросы»ннан фронттагы яңалыкларны хәбәр итә. Театр актерлары Борис Пастернак, Анна Ахматова, Арсений Тарковский, Александр Твардовский һәм сугыш елларында Чистайга эвакуацияләнгән башка танылган шагыйрьләрнең шигырьләрен һәм хатларыннан, хатирәләреннән өзекләр тәкъдим иттеләр. Ул чакта, Бөек Ватан сугышы вакытында, язучылар Чистай укытучылар йортында шәһәр кешеләре белән даими рәвештә иҗади очрашулар уздырганнар. Бу юлы тамаша залында – укучылар, сугыш һәм хезмәт ветераннары.

«Чистай дәфтәре» спектакленнән тыш, театр артистлары репертуарында патриотик юнәлештәге тагын берничә әдәби-музыкаль эш: «Хәтерлибез һәм яратабыз», «Үлемсез әдәби полк» бар, алар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына һәм сугыш башлануның 80 еллыгына багышланган. Һәр спектакль –шагыйрьләрнең һәм язучыларның тормыш тарихы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев