Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ә сезне туган шәһәрегезнең тышкы күренеше канәгатьләндерәме?

Без Чистайда туып-үстек, бирегә башка урыннардан күченеп килүчеләр өчен дә ул туган шәһәргә әверелде.

Тыныч, тар урамнар, борынгы биналар, яңартылган Скарятинский бакчасы, гүзәл Чулман буе... Барысы да җанга якын! Әмма чистайлыларны шәһәребезнең тышкы күренеше канәгатьләндерәме икән? Бу турыда без шәһәрлеләрдән кызыксындык.
Сораштыруда 50дән артык кеше катнашты һәм бу уңайдан алар менә нәрсә уйлыйлар. Яшәүчеләр барысы да бер фикерне куәтлиләр – соңгы елларда шактый үзгәрешләр булуга карамастан, шәһәргә әле үсәргә, үзгәрергә кирәк.
Шәһәрлеләр үзләрен канәгатьлән­дер­мәгән берничә үзенчәлеккә ба­сым ясадылар. Кешеләрнең күпче­леге урамнарда чүп-чарның күп булуын, контейнерларның һәм алар янәшәсендәге территорияләрнең көн­күреш калдыклары һәм башка иске-москы әйберләр белән тулган булуын билгеләп үттеләр. Мисалга шәһәребезнең төп урамын да китерделәр. Шулай, Ленин урамыннан өскә таба күтәрелгәндә шактый яшьсез тыкрыкны күрергә мөмкин.
Шулай ук сораштыручылар кайбер шәһәр биналарының шыксыз булуын билгеләп үттеләр. Кайбер тузган, буш йортлар шәһәребезнең тышкы күренешен бигрәк тә ямьсезләтеп торалар: ватык тәрәзә рамнары, челпәрәмә килгән пыялалар, ишелгән түбәләр... Өстәвенә, соңгы вакытта аларда янгын чыгу очраклары ешайды. Узып барганда бина эчендә әйберләрнең асты өскә килүен күрергә була, ватылган тәрәзәдән кемнәрнеңдер кереп йөрүләре ап-ачык күренеп тора.
Тротуарларның да начар хәлдә булуы билгеләп үтелде. Өстәвенә, сораштыруда катнашкан кайбер кешеләр өчен бу хәтта чүп-чарга караганда да мөһимрәк булып чыкты.
Шулай итеп, шәһәрлеләрнең фикерен өйрәнгәннән соң шуны билгеләп үтәргә мөмкин, уңай якка үзгәрешләр булуга карамастан, проб­лемалар әле шактый һәм аларны хәл итәргә кирәк.

Александр Малышев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай