Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Сезнең балаларыгыз җәйне ничек үткәрәләр?

Озак көтеп алынган җәйнең менә инде икенче ае да тәмамланып килә. Бу вакытны балалар аеруча ярата: озын каникуллар, дәресләр һәм өй эшләре юк.

Һәр гаилә уллары һәм кызлары  өчен җәйге ялларны үзенчә оештыра. Әти– әниләр балаларының ялын имин, кызыклы һәм эчтәлекле итәргә тырышалар. Кемнеңдер улларын һәм кызларын әби– бабаларына җибәрү мөмкинлеге бар, башкалары исә гаиләләре белән диңгезгә очалар, кайсылары балалар лагерьларына юлламалар алалар. Без чистайлылардан: “Сезнең балаларыгыз җәйне ничек үткәрәләр”, – дип сорадык.

Людмила Забегаева, балалар бакчасы тәрбиячесе:


– Без балаларыбыз өчен файдалы һәм кызыклы ял оештырырга тырышабыз. Шулай, мәсәлән, җәй башында бөтен гаиләбез белән Мәскәүгә бардык. Анда Кызыл мәйданда, Царицынода, ВДНХда һәм башка истәлекле урыннарда булдык. Шәп булды! Улыбыз һәм кызыбыз гына түгел, ә без дә бик күп кызыклы мәгълүматлар белдек. Тагын без Казанда, Әлмәттә булдык, андагы шәһәр паркларына бардык.

Рузилә Малаткина, 2нче номерлы китапханә филиалының әйдәүче методисты:


– Мин бервакытта да үз балаларымны лагерьга җибәрмим, алар минем янымда булганда миңа тынычрак. Әбиләре дә шәһәрдә яшиләр, аларның да, безнең дә үз йортларыбыз, бакчада эшләргә дә, ял итәргә дә мөмкинлек бар. Ә ял көннәрендә без авылга кайтабыз, анда карт әбиләребездән калган йорт бар. Табигатьтә күбрәк булырга: җиләккә йөрергә, мунча себеркесе әзерләргә, файдалы үләннәр җыярга тырышабыз. Ел саен балалар белән Биләргә барабыз, анда җан да, тән дә ял итә. Кая гына барсак та, балаларыбыз һәрвакыт безнең белән.

Рәмзия Ибраһимова, иминият эше буенча инспектор:


– Балаларымның җәйге каникуллары файдалы һәм кызыклы үтә. Улым “Яшьтәш” шәһәр яны лагеренда ял итте, аннан бик яхшы тәэсирләр белән кайтты. Аннары сеңелесе белән Түбән Камада әбиләре янында кунакта булдылар. Күптән түгел генә Анападан кайттык, анда әтиләре белән диңгез буенда ял иттек. Каникуллар – шәп вакыт. Балаларның аны истә калырлык итеп үткәрүләрен телим.

Сергей Владиславович, лаеклы ялда:


– Минем дүрт оныгым бар, барысы да мәктәптә укыйлар. Зуррак­лары Казан артындагы шәһәр яны лагеренда ял иттеләр, кечерәкләре июнь аенда мәктәп яны лагерена йөрделәр, ә хәзер – бездә. Без алар белән дачага йөрибез, кызынабыз. Участокта бассейн куйдым, анда бала– чага көне буе коена.


Рөстәм Гайнетдинов, студент:


– Минем җәем хезмәттә үтә. Укудан ял иткән арада мин эшкә урнаштым. Әти– әниемә булышасым килә. Хәзер мин аларның эштән соң арып кайтуларын һәм шуңа беркая да йөрмәүләрен яхшы аңлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай