Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ә сез юлларда кар җыюның сыйфатыннан канәгатьме

Быел Чистайда кыш карлы булды. Күп кар явудан юллар һәм күпкатлы йортларның ишек аллары кар көртләренә күмелде.

 Аларны чистарту өчен урамнарга махсус техника чыкты. Шушы көннәрдә һава торышы кисәк үзгәреп, температура о градустан югарырак күтәрелде. Ишегалларыннан машиналар чыга алмый батып ятты, кешеләр йөрергә юл таба алмый аптырап беттеләр. Әмма автогрейдерлар, тракторлар туктап тормады. Без чистайлыларның юлларда кар җыю эшләреннән канәгать булу-булмаулары белән кызыксындык.

Оксана Сергеева, яшь әни:

– Кар яву вакытында, минем карашымча, иң зур проблема булып юлларда күпсанлы аварияләр булды. Безнең гаилә «Медиклар йорты» микрорайонында яши. Бөтенләй чистартмыйлар дип әйтә алмыйм. Академик Королев урамыннан икенче юл буйлап чыкканда төп йөрү юлы бөтенләй күренми иде. Барлык нәрсә кар өеме белән капланган.

 

Людмила Алмаева, Боз спорт сарае хезмәткәре:

– Әйе, шундый күп кар яву мине гаҗәпләндерде. Әмма мин зарланып утырырга яратмыйм: көрәк алам да подъезд яннарын чистартырга керешәм. Машина йөртүче буларак, үз фикеремне белдерә алмыйм, чөнки эшем өйдән ерак түгел. Җәяүле буларак, барыннан да канәгать. Мебель фабрикасы микрорайонында һәрвакытта барлык юллар да чистартылган.

 

Петр Новиков, пенсионер:

– Мин шәхси секторда берүзем генә яшим. Күптән түгел ашыгыч ярдәм машинасы чакырырга туры килде, бик тиз килеп җиттеләр. Юлларда «ботка» булмаса, иртәрәк тә килеп җитәселәре иде. Батып ятканнар, чөнки безнең ишегалдына тиз генә кереп булмый. Элек без күршеләребез белән бергәләп чистарта идек, әмма еллар үзенекен итә, хәзер сәламәтлек чамалы.

 

Евгения Богаткина, күпбалалы әни:

– Безнең йорт тирәләрен чистартучы урам себерүчеләр эшеннән мин канәгать. Үзәк урамнар чистартыла, ә менә башка юлларда кар «ботка»сы, бигрәк тә җепшек кар яуганнан соң. Техника эшли, без барысы да тиз арада чистарыр дип ышанабыз. Машина йөртүчеләр бик кызганыч, һава торышы аварияле хәлләр китереп чыгара.

 

Әлфия Җаббарова, Чистай мөхтәсибәте хезмәткәре:

– Үзәк урамнар яхшы чистартылган. Иң зур проблема – бу борылышлар һәм кар көртләре арасыннан күреп булмый торган урыннар. Шуңа күрә һәр чыгу рус рулеткасы кебек.

 

Салават Кадыйров, спортчы:

– Безнең урам себерүче үз эшен бик яхшы итеп башкара, аңа бернинди дәгъвабыз юк. Ә менә махсус техникага сораулар бар. Үзәк урамнар барыбер чистартыла әле. Ә менә йортлар ишегалларында ике машина да сыеша алмый, кар күп булу сәбәпле, юл бик тар. Төп юлларга чыкканда берни күренми, кар көртләре бар нәрсәне каплап тора. Шул сәбәпле, төрле аварияләр килеп чыгу куркынычы зур.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев