Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Сез Яңа ел якынлашуын сизәсезме?

Декабрьнең ике атнасы артта калды. Яраткан бәйрәмебез Яңа елга да күп калмый инде.

Тәрәзә артында һава торышы карлы, яңа ел алды декабренә хас булмаган могҗизалар ясый. Әмма өйләр һәм биналарның бизәлгән фасадлары, шәһәр урамындагы якты иллюминацияләр һәм артобъектлар якынлашып килүче бәйрәм турында сөйли. Без чистайлылардан Яңа ел якынлашуын сизәсезме дип сорадык.

Лариса Галиева, «Форпост» җәмәгать тәртибен сак лау буенча яшьләр берләшмәләре үзәге директоры:

– Быел Яңа ел якынлашуын аеруча сизәм. Декабрь башыннан ук өйдә дә, эштә дә бәйрәм мохите булдырам. Һәр бүлмә тәрәзәләрен гирляндалар белән бизим. Үз кулларым белән салфеткалар өчен түгәрәкләр ясыйм, чыршы ылыслары белән бәйләмнәр уйлап чыгарам һәм аларны бизим. Алдагы ялларда чыршы куячакбыз һәм аны бөтен гаиләбез белән бизәячәкбез. Аны ничек бизәргә икәнен уйлап куйдым инде. Кыш Бабай сыннары китерүләрен көтәм, аны чыршы янына куячакбыз. Улымның бүлмәсендә кечкенә генә чыршы , чыршы ылыслары белән бизәлгән вазалар ямь биреп утыра. Хәтта юыну бүлмәсе өчен кар бөртеге формасында сабын алдым. Хәзер бәйрәм алды табыны әзерләү турында уйланам, салфеткалар, тәлинкәләр сайлыйм.

 

Илфат Мәгыйзов,җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге начальнигы:

– Әйе, билгеле! Шәһәр дә матурая башлады: көн саен предприятие һәм оешмалар үзләренең биналарын һәм территорияләрен Яңа ел иллюминацияләре, төрле сыннар белән бизиләр. Күп йортларның һәм фатирларның тәрәзәләрендә гирляндалар яна. Кар гына җитми! Иң яхшысы, мөгаен, Яңа ел чыршысының бәйрәм кәефе тудыруыдыр... Сүз уңаеннан, озакламый шәһәр чыршысы утларын кабызачак.

 

Нина Игнашина, Олы Талкыш авылы мәдәният йорты методисты:

– Мин үзем дә позитив кеше, һөнәрем дә яхшы кәеф булдыруны таләп итә, шуңа күрә Яңа ел якынлашуын түземсезлек белән көтәм. Клубта Яңа елга әзерлек тулы көченә бара. Без чыршы куйдык һәм аны бизәдек, гирляндалар элдек, стеналарны бәйрәмчә бизәдек. Хәзер Яңа ел чараларына әзерләнәбез. Безнең бәйрәмне бернинди вирус та боза алмас дип ышанабыз. Өйдә дә чыршы куйдык, аны бизәдек. Ял көнәрендә оыклар белән өй тирәсендә кардан сыннар ясарга җыенабыз.

 

Алексей Смирнов, пенсионер:

– Урамнарны Яңа ел алдыннан бизәү, якты иллюминацияләр, билгеле, аерым бер мохитка алып кереп китә. Әмма һава торышы бер дә Яңа елныкына охшамаган. Күптән түгел генә матур, ак кар яуган иде, көеф тә күтәренке, хәтта бәйрәмчә иде. Аннары яңгыр яуды, кар эреп юкка чыкты, алар белән бергә бәйрәм кәефе дә югалгандай булды. Һава торышы яхшырыр, кар явар һәм без Яңа ел көтүнең сихри мизгелләре белән хозурлана алырбыз дип ышанасы килә.

 

Адилә Сафина, 8 сыйныф укучысы:

– Шәһәр урамнарында йөргәндә Яңа ел якынлашуын тагын бер кат сизәсең. Көн саен яңа бизәкләр барлыкка килә, биналарда төрле төстәге утлар балкый. Мин Яңа ел алдын, ниндидер сихри могҗиза, яхшылык, шәфкатьлелек көтү вакытларын бик яратам. Әни белән өй һәм чыршы өчен төрле бизәгечләр сатып алдык инде. Төрле төсләргә уралган купшы чыршыбыз тирә-юньгә ямь өстәп, өебез түрендә балкып утырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев