Ә сез үрентеләр утырттыгызмы?
Бусагада яз. Яраткан помидор, борыч, чәчәкләр үрентеләрен утыртырга вакыт.
Кайберәүләр инде беренче шытымнарга шатланалар, ә кемдер орлык чәчү өчен савытлар әзерли генә. Без сораштырылучылардан яңа хезмәт сезонына әзерлекнең нинди этапта булуы белән кызыксындык.
Ландыш Ярмушева, күп балалы әни:
– Минем бакчам зур, әмма иң кечкенә участокның да буш торуына юл куймыйм. Эустома чәчәгенең беренче үрентеләре көз көне үк барлыкка килде. Күптән түгел борыч, помидор һәм петунья утырттым. Тиздән кыяр, баклажан һәм берничә сорт кәбестә утыртам. Боларның барысын да башта җылы урында, гадәттә, тәрәзә төбендә саклыйм, аннары теплицага, бер өлешен ачык грунтка утыртам. Тукландыру өчен табигый чаралардан файдаланырга тырышам.
Владимир Кузнецов, виноград үстерүче:
– 25 февральдә томатлар утырттык. Тиздән борыч утыртабыз, аңа орлыкны кибеттән алабыз. Бу вариант өч ел дәвамында сыналган, яхшы үсә, алган уңыштан канәгатьбез. Март башында виноград ботакларын тамырландырырга куям.
Ксения Романова, педагог-оештыручы:
– Элек беркайчан да берни утыртмый идем, чөнки фатирда яшибез. Күптән түгел әни аңа ярдәм итүемне сорады. Әлегә берничә төр чәчәк кенә утырттым. Күпме ара калдырып утыртырга һәм көненә ничә тапкыр су сибәргә кирәклеген Интернеттан өйрәнәм. Барысы да шытып чыгарлар дип ышанам.
Татьяна Морозова, ансамбль солисткасы:
– Хәзер үсә торган ай. Әлегә борыч кына утырттым, тиздән помидорга керешәчәкмен. Җирне көз көне әзерләп куям. Аны салкынча урында тыгыз бәйләнгән пакетларда саклыйм. Иң мөһиме – ашламаны күп кулланмау, аның артык булуы яхшыга китермәячәк. Борыч һәм баклажаннар өчен черемәне күбрәк алырга мөмкин. Шушы бер чиләк катнашмага бер стакан көл һәм бер килограммга якын чиста ком өстәү комачауламас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев