Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ә сез Президент Юлламасы турында нәрсә уйлыйсыз?

үптән түгел Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга гадәткә кергән еллык Юллама белән чыгыш ясады.

Анда ул социаль өлкәдә дә, сәясәттә дә хакимият өчен берничә закон һәм йөкләмә тәкъдим итте. Без чистайлыларның булачак үзгәрешләр турында ниләр уйлавы белән кызыксындык?

Рифкать Гардиев, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле бүлекчәсе рәисе:

– Социаль өлкәдә сизелерлек үзгәрешләр шатландырды. Ана капиталын арттыру, бу программаны беренче бала тудыручылар өчен киңәйтү, балалы гаиләләргә ташламалы ипотека – сизелерлек ярдәм. Бу бик вакытлы һәм көтеп алынган үзгәрешләр. Дәүләтнең яшьләр торак сатып ала алсыннар өчен кайгыртуы, әлбәттә, яхшы.

 

Светлана Рябова, «Игелекле гамәл» гаилә, әниләрне һәм балаларны яклау бүлеге координаторы:

– Социаль өлкәдә үзгәрешләр булуына шатмын. Аз керемле күп балалы гаиләләр түләү ала башлаячак, кече яшьтәге балаларга түләүсез туклану оештырылачак. Шундый гаиләләр белән еш элемтәдә торучы кеше буларак, алар өчен мондый ярдәмнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын беләм. Башка өлкәләрдә дә уңай үзгәрешләр булыр дип ышанасы килә.

 

Юрий Федоров, эшмәкәр:

– Президент Юлламасы, мөгаен, иң мөһим һәм аның нигезләмәләрен тормышка ашыру өчен зур матди чыгымнар таләп итүче булгандыр. Яшь, күп балалы гаиләләргә күп игътибар бирелүе, ана капиталын бирү вакытын озайтулары куанычлы хәл. Шул ук вакытта пенсия алды яшендәге кешеләр өчен бераз үкенечле, алар менә-менә лаеклы ялга чыгам дип көткәннәрдер, ә барып чыкмады.

 

Наилә Гатауллина, сатучы:

– Күп балалы, балалары булган аз тәэмин ителгән гаиләләргә саллы ярдәм күрсәтү чаралары көтелә, дип ишеттем. Әмма барлык мохтаҗлар да бу ярдәмне ала алырлармы икән соң? Моның өчен гаилә керемнәренең рәсми булуы кирәк бит. Әлегә бу үзгәрешләргә кагылышлы сораулар җаваплардан күбрәк.

 

Елена Кузьмина, укытучы:

– Россия Президенты Юлламасы миңа ошады. Ул үз эченә бик күп уңай үзгәрешләрне алган. Тик аларның бөтен ил буенча бер үк төрле тормышка ашырылуларын, төбәкләргә карарлар кабул итүне сылтап калдырмауларын телисе килә. Мәсәлән, сыйныф җитәкчеләренә биш меңәр сум акча түли башласалар, бу педагоглар өчен яхшы һәм нәтиҗәле ярдәм булачак. Әмма моңа бик азлар ышана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев