Сез Олимпия уеннарын карадыгызмы?
Токиода җәйге Олимпия уеннары ахырына якынлаша. Ярышлар ике атна дәвамында барды.
Әлеге вакыт эчендә Олимпиада мәйданчыкларында спортның төрле төрләре буенча ярышлар узды. Без чистайлылардан Олимпия Токиосыннан трансляцияләрне карадыгызмы дип сораштык.
Радик Камалов, «Батыр» спорт мәктәбенең тренер-укытучысы:
– Мин Олимпия уеннарын зур канәгатьләнү белән карыйм. Миңа спорт төрләренең барысы да ошый диярлек, шуңа да барлык трансляцияләрне дә, бигрәк тә кичен карадым, эфирны кабызып безнекеләргә теләктәшлек белдердем. Мәсәлән, академик ишү, волейбол, җиңел атлетика, фехтование, спорт гимнастикасы һәм башкаларны карадым.
Эльвира Зарипова, шәфкать туташы:
– Дөресен әйткәндә, карамыйм.Вакытым юк, көндез эштә, ә кичен өй эшләрен башкарасы бар. Безнең спортчыларның Олимпия уеннарындагы казанышлары, медаль алулары һәм ярышлар вакытында булган башка вакыйгалар турында телевизор буенча яки радиодан яңалыклар чыгарылышы буенча беләм.
Наталья Миронова, «Чистопольские известия» газетасының баш редактор урынбасары:
– Мин Олимпия уеннарын бик яратып карыйм, бигрәк тә спорт һәм нәфис гимнастика, шулай ук синхрон йөзү буенча ярышлар ошый.Кайвакыт трансляцияләрне кызым Арина белән карыйбыз, ул безнең гимнастика белән шөгыльләнә. Эфирларны, нигездә, кичен, видеоязмалардан карыйбыз. Спортчылар шәхси беренчелек өчен ярышучы ярышларга өстенлек бирәм.
Светлана Сорокина, парикмахер:
– Рәхәтләнеп карыйм. Олимпия уеннары минем чираттагы ял вакытына туры килде, шуңа да күпчелек трансляцияләрне карадым. Мин чын теләк белдерүче! Безнең спортчыларның ничек ярышуларын туры эфирдан карау өчен махсус иртә тора идем, ә аннары интернеттан карамый калган транляцияләрне эзлим. Мин шундый дөньякүләм ярышларны күз уңыннан ычкындырмаска тырышам, җәйге яки кышкы спорт уеннарын да карыйм, ә Олимпиаданы аеруча яратам. Казанда Универсиада узганда, гаиләбез белән безнекеләр өчен теләктәшлек күрсәтергә бардык.
Андрей Федорович, лаеклы ялда:
– Мин көне буе телевизорны сүндермим. Әле бер каналны, әле икенчесен карыйм. Элегрәк бер атнага тапшырулар программасын ала идем. Трансляцияләр вакытын билгеләп куя идем. Миңа бигрәк тә йөзү,волейбол, шул исәптән пляж волейболы, ату, спорт гимнастикасы һәм башка ярышлар ошый.Кызганыч, гимн яңгырамады, шулай да безнең спортчылар булдырдылар. Быел алар күптән җиңүләр булмаган спорт төрләре буенча да медальләр алдылар. Афәрин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев