Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сез нинди су эчәсез?

Су - яшәү нигезе, моның белән барысы да килешәдер. Халыкны яхшы сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итү һәрвакытта да дәүләтнең өстенлекле бурычы булып торды.

"Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турындагы" РФ Федераль законының 19 нчы маддәсе таләпләре нигезендә эчә торган су эпидемиологик һәм радиация мөнәсәбәтендә куркынычсыз, химик составы буенча зарарсыз һәм уңай органолептик сыйфатларга ия булырга тиеш. Эчә торган суның сыйфат билгеләре тиешле санитар нормалар һәм кагыйдәләр белән билгеләнгән. Аның сыйфатын тәэмин итү юридик затларга һәм су белән тәэмин итү системасыннан файдалануны башкаручы шәхси эшмәкәрләргә йөкләнә. Моннан тыш, халыкка бирелә торган суның сыйфатына производство контролен үткәрү закон тарафыннан билгеләнгән. Безнең шәһәрдә һәм кайбер авыл җирлекләрендә әлеге эшне "Водоканалсервис" ААҖ филиалы "Чистай су каналы" предприятиесе башкара.
Әмма Кубасс, Березовка, Байтирәк, Иске Иванаево, Нарат-Елга, Дүрт-Өйле, Исләй, Татар Баганалысы, Актау, Александровка, Фиков-Колок, Урта Талкыш, Яуширмә, Югары Кондрата, Йолдыз, Татар Талкышы кебек авылларда эчә торган суның сыйфатына производство контроле суүткәргечләрнең нинди ведомствога каравы билгеле булмау сәбәпле үткәрелми. Шулай итеп, халык хуҗалык-туклану максатлары өчен билгесез сыйфаттагы суны кулланырга мәҗбүр. Авыл җирлекләре башлыкларына, ниһаять, яшәүчеләрне сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев