Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ә сез нинди спорт төрләре белән шөгыльләнәсез

Безнең шәһәрдә яшь, перспективалы спортчылар яши, алар турында без газета битләрендә даими язып торабыз. Аларны тренерлар, физкультура укытучылары укыта, аларга юл күрсәтә һәм көч биреп тора, ә спорт ветераннары яшь буын белән ихластан горурлана.

Чистайлылар арасында спортны тормыш рәвеше буларак кабул итүчеләр дә бар. Соңгы вакытта урамда велосипедта профессиональ йөрүчеләр, йөгерү белән шөгыльләнүчеләр еш очрый. Парк ларда махсус мәйданчыкларда балалар һәм өлкәннәр урам гимнастикасы белән шөгыльләнә. Без чистайлылардан: «Сез нинди спорт төре белән шөгыльләнәсез?» – дип кызыксындык.

 

Павел Емельянов, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары:

– Спорт белән мөнәсәбәтләрем яхшы. Элек хоккей, волейбол белән шөгыльләндем. Беренче сыйныфтан, ягъни 38 ел инде, футбол белән мавыгам, хәтта ышанып та булмый. Башта «Труд» командасы составында булдым, хәзер үзем өчен шөгыльләнәм, яхшы формада булырга тырышам. Шулай ук спорт сәламәтлекне һәм иммунитетны ныгытырга ярдәм итә.

 

Карина Җиһаншина, шәхси эшмәкәр:

– Спортны яратам, әмма карарга гына, бигрәк тә Олимпия уеннарын. Барыннан да бигрәк биатлонны күзәтү ошый. Гаиләм белән Казанга Универсиадага барган идек, трибуналардан байдарка һәм каноэларда ишүне күзәттек. Тәэсирләр башка, телевизордан карагандагы кебек түгел. Спорт белән профессиональ шөгыльләнүче кешеләр ошый. Кайчагында фитнес белән шөгыльләнергә тырышам, кышын урманда чаңгыда йөрим. Бу энергия бирә.

 

Оксана Андреева, бухгалтер:

– Мин спортка якын. Мәктәптә укыганда әти-әнием көчле һәм сәламәт үсүемне теләп, мине нәфис гимнастика секциясенә яздырдылар. Дөресен генә әйткәндә, мин анда әллә ни теләп йөрмәдем, чөнки профессиональ биюче буласым килде. Әмма бу үземне тәрбияләүдә зур роль уйнады дип уйлыйм. Мин икенче сулышның нәрсә икәнен беләм, мин яхшы формада. Спорт миңа үземне матур хис итү өчен кирәк. Хәзер атнага 2-3 тапкыр фитнес белән шөгыльләнәм. Аның каравы соңыннан теләгән әйберне ашарга була, чөнки калорияне күнегүләр вакытында киметергә мөмкин.

 

Виктор Еремеев, машина йөртүче-экспедитор:

– Профессиональ спортчы булырмын дип уйлаган идем. Әмма балачакта футбол буенча тренировкаларда имгәнү алдым, шуннан бирле футбол кырына чыкканым юк. Хәзер вакытымны эшкә, гаиләмә багышлыйм. Бары тик кайчакта дусларым белән тренажер залына барып яки өйдә күнегүләр ясыйм. Йөгерү юлы турында хыялланам. Шахмат уйнарга яратам. Бу да спорт бит!

 

Сергей Богаткин, мәктәп укучысы:

– Дүртенче сыйныфта авыр атлетика белән шөгыльләнергә уйладым, әмма яшем туры килмәгәч, чаңгы спортын сайладым. Секциядә дүртенче ел шөгыльләнәм. Башта авыр булды, хәтта шуа да алмый идем, ә хәзер урмандагы барлык сукмакларны беләм, бөтен ярышларда катнашам. Гер спортын да үзләштерәм. Бик ошый, аның буенча да ярышларда катнашырга тырышам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев