Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сез мәктәпләргә җәмгыять өчен файдалы хезмәтне кайтару ягындамы?

Соңгы вакытта РФ мә­га­риф һәм фән министрының мәктәп­ләргә совет чоры практикасын яңадан кайтару: уку бүлмәләрен җыештыру һәм мәктәп яны участокларында эшләү турындагы сүзләре буенча актив фикер алышу алып барыла. Бу укучыларның хезмәт тәрбиясен көчәйтергә, үз эш урыны өчен җаваплылыкны арттырырга ярдәм итәчәк. Ә чистайлылар бу хакта нәрсә уйлыйлар?

Петр Плотников, Түбән Кондрата мәктәбе директоры:
- Авыл мәктәпләрендә укучыларны җәмгыять өчен файдалы хезмәткә җәлеп итү практикасыннан беркайчан да баш тартмадылар, балалар мөмкинлекләре булганда һәрвакыт мәктәп участогында мәшгульләр. Менә быел да без балалар белән яшелчәләр үстереп, мул уңыш алдык, үз ашханәбезне йөз процентка тәэмин иттек. Бу ата-аналар бюджеты өчен дә зур ярдәм, алар ягыннан бервакытта да аңлашылмаучанлыклар булмады. Балаларны кечкенәдән үк хезмәткә өйрәтергә кирәк.
Наталья Данилова, "Чистопольские известия" газетасы мөхәррире урынбасары:
- Мин - риза! Без мәктәп елларында уку бүлмәләрен дә җыештырдык, мәктәп яны участогында да эшләдек, хәтта бәрәңге җыярга да йөрдек. Мәктәп эскәмиясеннән үк бездә хезмәткә мәхәббәт, мөстәкыйльлек, сакчыллык тәрбияләделәр һәм хезмәтебезнең нәтиҗәсенә бергә сөенә идек. Ә болай, хезмәт тәрбиясеннән башка, тормыш итәргә яраклашмаган ялкау буын тәрбияләү куркынычы бар.
Алена, 8нче сыйныф укучысы:
- Безгә малайлар ярдәм итсәләр - чиләккә су тутырып алып килсәләр, аннары пычрак суны илтеп түксәләр, урындыкларны тезеп куйсалар, кизү торып була. Бергә күңеллерәк! Иң мөһиме: алар да бу вазифалардан качмасыннар иде. Уку бүлмәләрен җыештыру белән көн саен бер үк кешеләр шөгыльләнмәс бит.
Розалия, ике бала әнисе:
- Бер яктан, балаларның үз артларыннан җыярга өйрәнүләре әйбәт, әмма, икенче яктан, алар моны шул ук мәктәп формасында эшләргә тиеш булачаклар. Киемнәрен пычратырга мөмкиннәр, шул килеш өйгә кайтырга туры киләчәк.
Галина Хәлимова, районның үзәк клуб системасы методисты:
- Онытылганнарны ки­ре кайтаруда, минемчә, бер­нинди начарлык юк. Тормышка кулланучы күзлегеннән карау белән ничектер көрәшергә кирәк. Биредә эстетик та, хезмәт тәрбиясе дә, вакытыңның күп өлешен үткәргән урынга ямь өстәргә тырышу начармыни? Әгәр кеше кечкенәдән үк үз гамәлләре өчен җавап бирергә, чисталык, тәртип урнаштырырга күнекмәгән икән, җавапсызлык аны гомер буена озата барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай мәктәп