Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Сез Леонид Гайдайның кайсы фильмнарын яратасыз?

30 гыйнварда популяр совет кинорежиссеры, сценарист, актер Леонид Гайдайның тууына 100 ел тулды. Аның гади, эчкерсез һәм шул ук вакытта үткен комедияләрендә берничә буын россияле үсте.

Берәүләр, аның фильмнарын карап, көндәлек ыгы-зыгыдан һәм проблемалардан ял итәләр, икенчеләре хәтта көлкеле хәлләрдән дә тормыш сабаклары алалар. Кемдер яраткан фильмының сюжетын хәтердә саклый, ә кемдер Гайдайның комедияләрен ел саен карап хәтерендә яңарта.

Без чистайлылардан: «Леонид Гайдайның кайсы фильмнарын яратып карыйсыз?» – дип сорадык.

Гөлнәзирә Сафиуллина, мәдәни-ял итү үзәгенең жанрлар буенча белгече:

– Леонид Гайдай фильмнарын мин көн саен карарга әзер. Без кечкенә вакытта аларны, гадәттә, Яңа ел бәйрәмнәрендә күрсәтә иделәр, барыбыз да аларны түземсезлек белән көтә идек. Хәзер алар телевизор экраннарында еш күренәләр. Миңа аеруча «Кавказская пленница», «Операция «Ы» и другие приключения Шурика» ошый. Безнең әти-әниләребез дә бу фильмнарны яратып карый иделәр, без дә аларны карап үстек, хәзер кызларым да аларны теләп карыйлар. Без алар белән еш кына бу фильмнардан җырлар җырлыйбыз. Хезмәттәшләрем белән эштә геройларның танылган фразаларын еш искә алабыз, бер-беребез белән шаяртабыз. Леонид Гайдай фильмнары җиңел, гади, шул ук вакытта гыйбрәтле, яхшылыкка өндиләр.

Сергей Легасов, видеооператор:

– Мин Леонид Гайдайның бер фильмын да аерып күрсәтә алмыйм. Алар барысы да кызыклы, җиңел, мәгънәле. Яңа ел каникулларын бу комедияләрдән башка күз алдына китереп булмый. Ел саен аларны яңадан карыйбыз. Алар барысы да яхшы кәеф, уңай тәэсирләр бүләк итә. Аларда барысы да – сценарий, музыкаль бизәлеш, режиссер эше, актерлар уены камил. Аеруча Трус, Балбес һәм Бывалый персонажлары ошый.

Татьяна Сухорева, лаеклы ялда:

– Гомумән, совет фильмнарыннан ниндидер җылылык, ихласлык бөркелә. Минемчә, безнең буынның һәр вәкиле Леонид Гайдай комедияләрен берничә тапкыр караган. Алар барысы да кызыклы, мавыктыргыч, совет халкына якын, яхшы кәеф бүләк итәләр. Ел саен 31 декабрьдә безгә балалар, оныклар килә. Алар белән бергә бәйрәм өстәле артында утырганда «Иван Васильевич меняет профессию» фильмын карыйбыз, бу күптән күркәм традициягә әверелде. Кайчагында Леонид Гайдай комедияләреннән канатлы сүзләрне искә төшерәбез: «Очень приятно! Царь», «Казань брал, Астрахань брал… Шпака – не брал» һәм башкалар.

Рәсим Сафин, студент:

– Үзем турында совет фильмнарын яратып карыйм дип әйтә алмыйм. Әмма күптән түгел Леонид Гайдайның «Операция «Ы» и другие приключения Шурика» комедиясен карадым. Ул чордагы студентларның сессиягә ничек әзерләнүләре, имтиханнарны ничек тапшырулары кызык булды. Әйтергә кирәк, барлык чор студентлары да зирәк, уйлап табучан, кайвакыт хәйләкәр. Кыскасы, сессиядән сессиягә кадәр күңелле яшәгәннәр. Хәзер дә шулай, башка чаралар гына уйлап табып кулланалар. Гомумән, җиңел һәм яхшы фильм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев