Ә сез коронавирустан сакланасызмы?
Бөтен дөнья Кытайда барлыкка килгән яңа эпидемия турында фикер алыша. Интернет киңлекләрендә кешеләрне аның таралу тизлеге һәм күңелсез нәтиҗәләре белән куркыталар.
Кемдер бу уйдырма даруханәләр даруларны сатудан акча эшләсен өчен уйлап табылган, дип раслый. Без чистайлылардан: «Бу турыда ниләр уйлыйсыз һәм коронавирустан сакланасызмы?» – дип сорадык.
Румия Хәсәнҗанова, табиб-эпидемиолог:
– Бүгенге көндә Россиядә коронавирус белән авыру очраклары теркәлмәгән, әмма куркынычсызлык чараларын үтәргә кирәк. Вирус кешедән кешегә һава-тамчы һәм элемтә юлы белән күчә. Аны йоктырмас өчен Кытайга баруны чикләргә, җәмәгать урыннарында булганнан соң кулларны ешрак юарга, гаджетларны һәм өйдәге кирәк-яракларны эшкәртергә кирәк. Хафага бирелергә кирәкми. Аэропортларда санитар-карантин пунктларда вирус безнең территориягә узмасын өчен күләмле чаралар үткәрелә.
Асия Лукьянова, мәгълүматны криптографик яклау юнәлеше җитәкчесе:
– Коронавирус кабынуы элегрәк тә күзәтелгән иде. Иң зур очраклары 2003 һәм 2007 елларда булды. Паниканы артык дип саныйм, чөнки күп кенә гаммәви мәгълүмат чаралары сенсациягә мохтаҗ. Әмма шушы һәм башка вирусларга каршы кисәтү чаралары комачауламас. Кулларны ешрак юарга һәм кеше күп булган урыннарда мөмкин кадәр азрак булырга кирәк дип уйлыйм.
Наталия Ильина, икътисадчы:
– Мин бу вакыйганы, футбол буенча дөнья чемпионаты кебек, халыкның артык күзәтүе өчен сәбәп күрмим. Тынычрак булырга кирәк. Россия гражданнары хафага бирелергә тиеш түгелләр, чөнки бездә иң яхшы биологик куркынычсызлык системасы булдырылган.
Виктор Карпов, сатучы-консультант:
– Минем эшем даими рәвештә кешеләр белән аралашудан тора. Яңалыкларны карагач, ирексездән, аз гына булса да, ышана башлыйсың. Төтен утсыз булмый дигән мәкаль дә бар бит. Шуңа күрә сакланырга кирәк. Спорт белән шөгыльләнсәң, йокыны туйдырсаң һәм дөрес туклансаң, иммунитет барлыкка килә дип ишеттем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев