Ә сез хәйриячелектә катнашасызмы?
Күп очракта мәрхәмәтле кешеләр төрле тормыш авырлыкларын җиңәргә, хәтта кайчакта җиңелмәслек булып тоелган авыруларны да җиңеләйтергә ярдәм итә.
Беренче карашка кечкенә генә булып тоелган ярдәм дә кеше өчен бик тә кирәкле булырга мөмкин. Иң мөһиме мошенниклар кармагына эләкмәскә, ә ярдәмгә чыннан да мохтаҗ булганнарга ярдәм итәргә кирәк. Без укучыларыбыз арасында хәйриячелек белән шөгыльләнүче яисә анда катнашучылар бармы-юкмы икәнен белештек.
Лилия Галимова, яшь әни:
– Булдыра алганча ярдәмгә мохтаж кешеләргә ярдәм итәргә тырышабыз. Аның ни дәрәҗәдә кирәк булуы турында без ишетеп кенә белмибез инде. Дүрт ел элек улыбызны каты авырудан дәвалауда ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать иткән идек. Безнең проблемадан читтә калмаучылар ярдәме белән барысы да яхшы килеп чыкты. Хәзер үзебез дә кешеләргә ярдәм итәргә тырышабыз. Тормыш сынавы безне башкаларга да ярдәм итәргә этәрде.
Лиана Шаязданова, мөселманнар берлеге җитәкчесе:
– Без мәчетләрдә ярминкәләре үткәрәбез. Җомга намазына кадәр пешкән әйберләр әзерләп сатабыз, кайбер балалар кулдан эшләгән әйберләр алып киләләр. Җыелган акчаларны каты авырулардан интеккән, дәвалар өчен күп сумма кирәккән балаларга җибәрәбез. Шулай итеп без күп балаларга ярдәм итәбез. Шулай ук безнең төркемдә социаль проблемаларны чишәргә ярдәм итүче җаваплы кеше дә бар.
Камил Зарипов, шәхси эшмәкәр:
– Кибетләрдә товар суммасының бер өлеше инвалид балалар һәм ятимнәр ихтыяҗларына күчерелүе турында бәяләмәләрне еш күрәбез. Бу, чыннан да, дөрестер дип ышанам, чөнки мин һәрвакытта нәкъ шушы товарны гына сатып алырга тырышам. Кайвакыт каты авырулы баланы дәвалауга акча җыю өчен куелган тартмага акча салам. Вакыт-вакыт хәйриячелектә катнашам кебек килеп чыга, мин моңа бик шат!
Иерей Тимофей Маташов, Чистай районы буенча благочинный:
– Сергий Радонежский мәхәлләсенә кешеләр киемнәр һәм азык-тө лек китерәләр, ә без аларны мохтаҗ ларга өләшәбез. Киемнәрне дәва ханәләргә, якын-тирә районнардагы тернәкләндерү үзәкләренә, илтәбез, берничә тапкыр авылларга да чыктык.
Виктор Билалов, пенсионер:
– Минем бер тапкыр да хәйрия чараларында катнашканым булмады. Хәзер мошенниклар бик күп, ярдәм сораган кешеләргә ышануы да авыр. Телевизорлардан кайчакта балалар турында җанны айкый торган сюжетлар күрсәтәләр. Мин карточкадан акча күчерә белмим, шуңа күрә ерактан торып ярдәм итеп булмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев