Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сез илебезнең киләчәген әзерлисез!

Хөрмәтле укытучылар, педагогия хезмәте ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез — Укытучылар көне уңаеннан безнең ихлас котлауларыбызны кабул итегез!

Укытучы хезмәте элек-электән иң игелек­ле, мактаулы хезмәтләрнең берсе булып саналган. Әлеге һөнәр зур сабырлык, үзеңне, вакытыңны аямыйча эшләүне, балаларны чын күңелдән яратуны таләп итә. Сез бик кирәкле һәм мөһим эш башкарасыз — илебезнең киләчәген әзерлисез. Аның нинди булачагы бүгенге укытучның тәҗрибәсеннән һәм белеменнән тора. Безнең район педагогларына менә дигән һөнәри һәм кешелек­лелек сыйфатлары: югары дәрәҗәдә компетентлык, инновацияләргә әзер булу һәм мобильлекнең югары дәрәҗәсе, үз укучыларын ихлас ярату кебек сыйфатлар хас. Әхлакый иминлек, тормышка аек караш һәм үсеп килүче буынның һөнәри үзбилгеләнеше дә сездән тора.
Бүген без райныбызның һәм шәһәребезнең белем бирү учреждениеләре педагогларының, укучыларының, студентларының җиңүләре һәм казанышлары белән горурланабыз.
Киң күңелле, юмарт, эчкерсез һәм үз һөнәрегезгә бирелгән булуыгыз өчен сезгә зур рәхмәт! Укучыларыгызның яратуы һәм ата-аналарның хөрмәте сезне яңа эшләргә, иҗатка рухландырсын. Ихлас күңелемнән сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет телим!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев