Сез гөмбә һәм җиләк җыясызмы?
Социаль челтәрләрдәге тасма гөмбә һәм җиләкләрнең фотолары белән тулган. Мактанырлык нәрсә дә бар шул: басулар һәм урманнар, чыннан да, мул нигъмәтләр белән тулы.
Быелгы җәйдә яңгыр эссе һава белән чиратлашып бара, ә тыныч ау яратучылар өчен мондый һава торышы бик уңайлы. Чистайлылар әйтүенчә, мул ел нәтиҗәсендә, алар гөмбә, җиләк белән сыйланырга һәм хәтта кышка кайнатмалар ясарга да өлгергәннәр. Без чистайлылардан нинди җиләкләр һәм гөмбәләр җыярга өлгерүләре белән кызыксындык.
Наталья Бочкарева:
– Гөмбәне катнаш урманнарда да, нарат һәм чыршы үсә торганнарында да җыябыз. Быел сезонны без соң – 17 майда ачтык, чөнки яз соңарып килде. Гадәттә, «тыныч ау»га апрель ахырында ук чыгабыз. Безнең климатта үсүче иң беренче язгы гөмбә – кәҗә гөмбәсе. Ул сусыл һәм хуш исле була. Күпләр кәҗә гөмбәсен ашарга ярамый, диләр. Әмма бу алай түгел, ул бик тәмле һәм файдалы. Гөмбәләрне без октябрь ахырына кадәр җыябыз, сезонны иске агачларда гына үсә торган урман вешенкалары белән ябабыз.
Виктор Логинов, төзүче:
– Хатыным белән барлык җиләкле аланнарны әйләнеп кайттык. Ял көннәрендә икешәр, кайвакыт өчәр ике литрлы чиләк җыябыз. Александровка авылы янында урнашкан кыр бик ошый. Янәшәдә генә иван-чәй үсә, без аны ферментлаштырдык һәм киптердек инде. Ә җыелган җир җиләген духовкада киптерәбез һәм чәйнектә пешерәбез, бигрәк тә мунчадан соң. Уңыш мул, әмма басуларда черкиләр һәм кигәвеннәр чорнап ала, шуңа күрә аларга каршы да алдан хәстәрлек күрергә һәм алардан мөмкин кадәр сакланырга кирәк.
Елена Лыхина, Б. Пастернак мемориаль музееның өлкән фәнни хезмәткәре:
– Агымдагы ел ак гөмбәгә бай, аларны күп киптердек. Быел гөреҗдә, каен, усак гөмбәсе җыйдык. Берничә банка яптык, чөнки маринадланган гөмбә белән үз гаиләмне генә түгел, дусларымны һәм хезмәттәшләремне дә сыйлыйм. Элек безнең Коры Берсутта дачабыз бар иде, ә хәзер Чистай урманнары территориясен үз иттек. Әлбәттә, безнең үзебез генә белгән урыннарыбыз бар, анда без күп гөмбә җыячагыбызны төгәл беләбез. Җиләк җыярга да яратабыз. Әмма, ни кызганыч, әлегә җир җиләгенә бару җае чыкмады.
Рәмис Сөләйманов, инженер:
– Шәхсән мин һәр кеше урманга барырга ярата дип уйлыйм. Тик моңа вакыт, мөмкинлек, ә кайвакыт көч җитми. Без каен җиләге сезонын көтәбез, ул файдалы һәм тәмле. Ә җир җиләген базардан гына сатып алдык. Танышлар акча түләп кырга виктория җыярга бардылар, безне сыйладылар. Гөмбәне безгә әти-әнием бирә. Сүз уңаенда, быел беренче тапкыр алар шампиньоннар җыйдылар.
Кадрия Хәсәнова, хуҗабикә:
– Без себерке дә әзерлибез, чабыр үләне дә җыябыз, балык тотарга да яратабыз. Гөмбә тәмле, әмма мин аны эшкәртергә һәм консервларга яратмыйм. Каен себеркесен Галактионово авылында әзерләргә яратабыз, имән себеркесе артыннан элек Чулман елгасының капма-каршы ярына көймәдә чыга идек. Безгә Кама аръягы урманыннан поши килеп чыккач, бүтән тәвәккәлләп барганыбыз юк, коенырга гына йөрибез. Балачакта әбием белән чикләвек җыярга йөргәнебезне хәтерлим, нинди урманга барганыбыз гына истә калмаган. Хәзер танышлар чикләвек бик аз, хәтта бөтенләй юк, диләр.
Фото Г.Хайруллиной
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев