Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Сез Чистайның яр буен ничек күрергә телисез?

Чистай кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохиты булдырудагы иң яхшы проектларның Бөтенроссия конкурсында катнаша.

Конкурска яр буен – иске пляж территориясен төзекләндерү проекты тәкъдим ителәчәк. Хәзер аны әзерләү процессы бара. Без шәһәрдә яшәүчеләрдән аларның яр буе территориясен ничек күрергә теләүләре белән кызыксындык.

Валентина Солдатова, автор-башкаручы, әдәби берләшмә, хореографик коллективлар җитәкчесе, инвалидлар җәмгыяте идарәсе әгъзасы.

– Без Рифкать Гардиев белән Санкт-Петербургка бардык, мин андагы искиткеч матур күперләрне күреп исем китте. Андый күпер безнең шәһәрдә дә булса, ничек шәп булыр иде! Ул яр буендагы хәзерге паркны һәм төзекләндереләчәк территорияне берләштерер иде. Аның сыйфатлы, нык, киң булуын телисе килә. Яшьләр туй вакытында анда фотосессияләр үткәрерләр иде. Шәхсән үзем шушы күпердә Кама фонында фотога төшәргә хыялланам.

Алексей Якимов, машина йөртүче:

– Берничә елдан бирле көймәләрне төшерү өчен яхшы, төзек юл булуы турында хыялланам. Безнең шәһәр елга ярында урнашкан, кешеләр бик теләп вакытларын суда үткәрәләр. Күп кенә гаиләләр көймәләргә утырып елганың икенче ягына чыгалар, балык тоталар. Андый төшү юлы бик кирәк.

Инсаф Кәримов, 5 сыйныф укучысы:

– Пляжны чистартсыннар иде. Җәен анда коенырга, кызынырга мөмкин булыр иде. Аква парклардагы кебек ятаклар, су таучыклары, зонтиклар, трамплиннар ясарга кирәк. Әле тагын скейт-парк жиһазларга мөмкин. Ә кышын яр буенда кешеләр имин шартларда шуа алсыннар өчен зур тау ясарга мөмкин.

Чулпан Хаматова, яшь әни:

– Яр буенда гаилә белән утыру өчен кафе җитешми. Былтыр зонтиклар, ятакларны прокатка бирүне оештыра башлаганнар иде. Коену өчен, билгеле, суның сыйфаты начар, әмма пляжны төзекләндерсеннәр иде. Шул вакытта анда су янында утырып торырга, ял итәргә мөмкин булыр иде. Яр буенда шундый мәйданчык бар, әмма ул кечкенә балаларга ярамый. Әгәр дә яңа яр буенда кечкенә балалар өчен мәйданчык ясасалар, яхшы булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев