Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сез безгә һәрчак кирәк!

Укытучы! Ә кем соң ул? Укытучы — сабыйны кулыннан тотып, белем дөньясына алып керүче, барлык һөнәрләргә дә юл ачучы кеше. Киләчәктә нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбыз башында укытучыбыз тора.

Безнең Дүрт Өйле урта мәктәбендә дә чын дәрәҗәсендә бу бөек исемгә лаек укытучылар бик күп булды. Мәктәбемдә укытучыларның һәммәсе дә минем өчен бик якын иде. Әмма иң якыны — татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Зиннур кызы Хәммадиева.

Әлфия апа — йомшак куңелле, сабыр, тирән белемле һәм хөрмәткә лаек укытучы. Ул үзенең йомшак мөгамәләсе белән балаларның күңелен яулап ала алды. Барыбызны да бертөрле карашта, һәркемне дә тигез күрде. Аның янына кайчан гына киңәш сорап килмә, ул һәрчак ярдәм итте, узенең яхшы киңәшләрен бирде. Әлфия Зиннур кызы уздырган дәрес һәм дәрестән тыш чаралар кызыклы да, файдалы да. Ул үз укучыларын татар теле, милләте белән горурланырга өйрәтте, татар халкына хезмәт итте. Безнең уңышларга сөенде, кайгыларыбызны уртаклашты. Аңламаган темаларны кат-кат аңлатырга да вакытын кызганмады. Бөтен сорауларга да җавап таба белде, һәрберсенең хәленә керде.

Бераз үзегез турында сөйләгез әле дигәч, Әлфия апа:

— Мин яратып, күп еллар буе туган телемне — татар телен укыттым. Туган тел — халыкның, тирә-юньнең, яңа дөньяга килгән һәрбер кешенең, гаиләнең бер өлеше. Туган телем — татар телем белән бик горурланам. Дөньяның иң матур, көчле телендә минем татар халкым сөйләшә. Минем максатым, минем хыялым — татар теле укытучысы булу иде. Аллаһыма мең шөкер, бу хыял тормышка ашты.

Бөтен йөрәгем белән мин һәркемгә туган телгә карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисләрен сеңдерергә тырыштым. Үз һөнәремне яраттым һәм татар теле укытучысы булуым белән горурланам.

Бүгенгесе көндә мин, Аллаһыма мең шөкер, яраткан тормыш иптәше, кадерле әни һәм иң яраткан әби! — дип һәрвакыттагыча оялып кына матур итеп елмаеп куйды.

Хөрмәтле Әлфия апа! Сез иң яхшы мөгаллимә! Безнең өчен тырышуыгызга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Һәрвакыт шулай көчле рухлы, кешелекле, юмарт, ярдәмчел, гадел, олы җанлы, киң күңелле булып калыгыз. Киләчәктә дә дусларыгызның, хезмәттәшләрегезнең ихтирамын, туганнарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, хезмәтегездән тәм, тормышыгыздан ямь табып яшәсәгез иде. Без Сезне хөрмәт итәбез һәм яратабыз!

Яраткан шагыйрем Фәнис Яруллин шигыре минем күңелемдәге бар уй-хисләремне әйтеп бирәләр төсле:
Без юлларга чыктык менә,
Күңелдә якты теләк.
Иң дөрес, иң туры юлны
Сайлашырга Сез кирәк.

Алда көрәшләр дә булыр,
Югалып калсак кинәт —
Егылганда тотынырга,
Көч бирергә Сез кирәк.

Сүнгән чакта өметебез,
Калмаган чакта терәк.
Күз яшьләрен сөртә-сөртә
Юатырга Сез кирәк.

Боекмас өчен күңелләр,
Кимсенмәс өчен йөрәк —
Сез кирәк, укытучылар,
Безгә һәрчак Сез кирәк!

Альбина Нурутдинова, Дүрт Өйле авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев