Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Сергей Пушкарев тумыштан тренер

Тренер Сергей Пушкарев бар гомерен грек-рим стилендәге көрәшчеләр әзерләүгә багышлады.

Сергей Пушкаревның тренерлык стажы 33ел тәшкил итә. Шул вакыт эчендә ул 10 спорт мастеры, күпсанлы спорт мастерлыгына кандидатлар, төрле дәрәҗәдәге ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар әзерләде.

Сергей Пушкарев үз туган җирендә үз бәхетен тапкан кеше. Ул Чистайда туып үсә. 5 сыйныфтан ук грек-рим көрәше белән шөгыльләнә, ул вакытта әлеге көрәш классик дип атала торган була. Үзенең тренеры Алексей Михайлович Еремеев җитәкчелегендә ул спортта зур уңышларга ирешә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, башта футбол белән шөгыльләнсә дә, дуслары тәкъдиме белән ул спортның әлеге төренә килә. Спорт секциясенә бар сыйныфлары белән баралар, ә менә спортта ул үзе генә кала. Спорт мәктәбеннән спорт мастерлыгына кандидат булып чыга, Волгоград физик культура институты филиалында белем алып, үзенең спорт разрядын раслый. Ул студентлар арасында СССР беренчелегендә сигезенче була. 1989 елда армиядән соң Чистай спорт мәктәбенә эшкә килә, аңа бүгенге көнгә кадәр тугры булып кала.

Яхшы тренер – бу беренче чиратта педагог. Спорт көрәшенә генә өйрәтеп калмый, характер да тәрбияли, кешеләрне хөрмәтләргә, командада эшләргә, үзең шөгыльләнүче эшне яратырга һәм хөрмәтләргә дә өйрәтә. Сергей Алексеевич үзендә тәрбияләнүчеләрне үз үрнәгендә нык характерлы булырга өйрәтә. Ул тәрбияләнүчеләр өчен аларның осталыгын камилләштерүче генә түгел, алар өчен борчылучы, аларга ярдәм итүче чын дус та әле.

Һәр тренер өчен төп горурлык – тәрбияләнүчеләренең спорттагы уңышлары. Сергей Пушкаревның исә горурланырлык нәрсәләре күп. Иң истә калган уңышларының берсе – 2007 елда Россия беренчелегенә финалда катнашу. Махачкалада үткән турнирда аның укучысы Артур Осипов үсмерләр арасында өченче призер булды. Бу Россия аренасында ясаган беренче чыгыш иде. Артур шулай ук ТР беренчелегенә өлкәннәр арасында ТР Кубогы чемпионы да булды, шулай ук 2007-2008 елларда Россия җыелма командасы әгъзасы да. Россия спорт мастерының башка күп кенә югары казанышлары һәм титуллары да бар.

2009 елда Александр Сафин Россия беренчелегенә Бердск шәһәрендә икенче призер булды. Ул шулай ук күпсанлы дәрәҗәле Бөтенроссия һәм халыкара турнирларда җиңүче булып танылды.

Николай Суворов ике тапкыр Россия беренчелегенә үткәрелүче ярышларда берен челеккә чыкты, Россия спорт мастеры, күпсанлы дәрәҗәле титуллары бар.

– Спортның башка төре буенча бездә шөгыльләнүчеләр арасында Шамил Насретдиновны билгеләп үтәсем килә, былтыр ул Россия чемпионатында билбаулы көрәштә ир-атлар арасында өченче призер булды. Әлеге турнирда ул спорт мастеры нормативларын үтәде. Быел Казанда ТР чемпионатында көрәште, беренче периодта бер минут эчендә «көрәш» буенча дөнья чемпионын җиңде. Шулай ук әлеге спорт төре буенча ТР чемпионы титулын Сергей Бутяков яулады. Сергейның һәрвакыт грек-рим көрәше белән шөгыльләнүенә карамас тан, ул үзен көрәштә сынап карарга ният кыла һәм әлеге турнирда җиңү яулый, – ди тренер.

Сергей Алексеевич үзендә тәрбияләнүчеләр турында сәгатьләр буе сөйли ала. Игорь Шляхтин, Әскәр Урманчеев, Максим Егоров. Алар турында акыллы остаз зур горурлык, хөрмәт, җиңүләрдән соң туган шатлык хисләре белән сөйли.

– Бүгенге көндә мәктәптә шөгыльләнүчеләрнең нинди потенциалы бар?– дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.

– Даими рәвештә төрле ярыш ларда катнашабыз. Күптән түгел Әлмәт шәһә рендә «Татнефть» призына үткәрелүче осталык турнирында катнаштык. Аңа 29 төбәктән, Россиянең барлык үсмерләр җыелма командасы, Белоруссия һәм Сербия җыелма командалары килде. Бишенче урын яулаучы Антон Кузников яхшы нәтиҗә күрсәтте.

Оренбург һәм Тула шәһәр ләрендәге турнирларга чыктылар. Анда Роман Зерьянов, Мөхәммәт Корбанов, Александр Наумов үзләрен бары яхшы яктан гына күрсәттеләр.

– Сезнең секциядә хәзерге вакытта күпме укучы шөгыль ләнә?

– Хәзерге вакытта минем өч төркем: иртәнге якта 23, төш вакытында 20 һәм кичен (иң көчле төркем) 18 кеше шөгыльләнә.

– Нинди яшьтә шөгыльләнә башлау иң яхшысы?

– Спортка теләсә нинди яшь тә килергә һәм уңышка ирешергә мөмкин. Моны раслаучы мисал да бар.

Олимпия чемпионы, Бөек Ватан сугышында катнашкан Анатолий Парфенов 40 яшендә спорт белән шөгыльләнә башлый. Югыйсә бу спорт төренә ата-аналар балаларын бала андагы мохитка әкренләп күнексен һәм югары нәтиҗәләргә ирешсен өчен 9 яшьтән, хәтта иртәрәк тә бирә башлыйлар.

Чистай спорт мәктәбендә һөнәри тренерлык эшенең традицияләре яхшы саклана. Ул данлыклы спортчылары белән дан тота. Алар арасында атказанган спорт мастеры, Европаның, СССРның өч тапкыр чемпионы Анатолий Бозин, яшьләр арасында СССР беренчелегендә ике тапкыр җиңүче, ГДР һәм Иранда халыкара турнирлар чемпионы Таһир Камалов, авыл студентлары арасында СССР беренчелегенә икенче призер Равил Яхин, СССР спорт мас теры, Россиянең атказанган тренеры, Яр Чаллы шәһәрендә Физик культура академиясе ректоры, профессор Александр Кузнецов та бар.

Моңардан тыш спорт характерны ныгыта, ул кеше тормышында мөһим роль уйный. Мәсәлән, Чистай спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр арасында үзләрен спортта гына түгел, үзләренең сәләтләрен һөнәри өлкәдә һәм иҗтимагый эшчәнлектә күрсәткән кешеләр дә бар. Алар Чистайда һәм аннан да читтә танылган кешеләр Марат Хөснуллин, Вячеслав Козлов, Равил Минапов, Әнәс Нуруллин һәм башкалар.

«Батыр» спорт комплексында шөгыльләнүче балаларның да киләчәге уңышлы булырга охшаган. Чистайның спорт күгендә яңа йолдызлар кабыныр дип өметләнәбез. Әлегә спортчыларны озын һәм авыр күнекмәләр көтә.

Йомгаклап, шуны әйтәсе килә, спортның һәр төре балалар тренерыннан башлана. Теләсә кайсы чемпионнан сорасаң, ул иң элек елмаеп, үзенең тормышына күп нәрсә бирүче беренче спорт остазы турында сөйли башлый. «Батыр» спорт мәктәбенә баргач, мин балалардан үзләренең тренерлары турында нәрсә уйлаулары хакында белештем.

– Сергей Алексеевич һәр вакыт позитив. Шат күңелле, үз эшен һәм укучыларын яратучы кеше. Ул тыныч, безнең йомшак һәм көчле якларыбызны күрә белә. Һәрвакыт авыр минутта ярдәм итә, безне рухландыра, һәрберебезгә аерым якын килә. Һәрберебезнең сәләтен яхшы белә, шулардан чыгып безнең өчен уңышлы алымнар сайлый.

Ярышлар вакытында укучы сы ның холкыннан чыгып, ул көндәшеңнең ярышына карап торыргамы, яисә залдан чыгып китәргәме икәнен дә киңәш итә, – дип сөйли Әскәр Урманчеев. – Әгәр дә берәребез тренировкада булмаса, ул аңа шалтырата, сәбәбен ачыклый, ярдәмен тәкъдим итә. Сергей Алексеевич безне ныклап тренировкаларга әзерли, үз һөнәренең остасы булганга без югары нәтиҗәләргә ирешәбез дә. Ул безнең икенче әтиебез, безнең бәләкәй командабызның капитаны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев