Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Җәсәдләрне түгел, ә үз язмышлары булган кешеләрне күтәрәбез»

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел вакыт узды, әмма тыныч күк йөзе өчен гомерләрен биргән дистәләрчә мең солдат сугыш кырларында тирән җир астында, сулыкларда әле дә ята.

Эзтабарлар җәсәдләрне табып, һәлак булган сугышчы ларның исемнәрен ачык лыйлар. Эзтабарлар – төрле яшьтәге, төрле матди хәлдәге, төрле һөнәр, дин ияләре, алар мәҗбүр итү буенча түгел, ә күңел кушуы буенча авыр, әмма кирәкле эш башкаралар.

Чистайда «Выстрел» хәрби-патриотик эзләнү отряды 25 ел элек барлыкка килә. Ул эшләгән елларда аның әгъзалары дистәләрчә «Хәтер вахтасы»нда катнашып, йөзләгән солдатның җәсәден җир астыннан күтәрделәр.

Соңгы эзләнү экспедиция ләренең берсе агымдагы елның язында була. Бу хакта безгә отряд командиры Дмитрий Юдин сөйләде.

– Без Волгоград өлкәсенең Городище районында, Ерзовка бистәсе янында, 139,7 биеклектәге районда эшләдек. Беренче казу эшләре барышында дүрт солдатның сөякләре табылды, аерым чокырларда РККА кирәк-яраклары чыкты. Оборона министрлыгының Үзәк Архивында сугышчан хәбәрләр журналларында бу урында дошманның аеруча ныгыткан позицияләре булуы да билгеле. Һәм чыннан да, нейтраль полосада безгә җәяүле гаскәрләргә, ә аннары танкка каршы миналар эләкте – Вермахт гаскәрләре үз терәк пунктларына килү юлларын әнә шулай яклаганнар, – дип аңлата Дмитрий Юдин.

Җир астыннан күтәргән солдатлар төрле системалар гранаталары белән тулысынча комплектланган. Тәҗрибәле эзтабар сүзләренә караганда, бу куелган бурычларның мөһимлеге турында сөйли. Моннан тыш, алдынгы ячейкаларда НС-42 корычтан ясалган күкрәкчә табыла, ул саперларга һәм штурм төркемнәренә бирелә торган булган. Әмма күп кенә җәяүле гаскәриләр мондый «бронь жилет»ларны һөҗүм алдыннан салып ташлаганнар, чөнки аларның пуля һәм кыйпылчыктан саклау дәрәҗәсе түбән булган.

– Казу эшләре барышында безгә Т-60, Т-70 танкларының детальләре дә эләкте. Әлеге биеклекләрне штурмлаган танклар берләшмәсенең берсе 148нче танк бригадасы була. Ул һөҗүмгә барган укчылар дивизияләренә ярдәм итә. Т-60 танкының алгы бронь плитәсеннән ерак булмаган урында командир җитәкчелегендә экипаж җәсәдләре табылды. Металл детектор төгәл сигнал бирде, аның ярдәмендә егетләр танк комбинезонында сугышчыны таптылар. Аның күкрәгендә ГТО һәм «Ворошилов укчысы» значоклары, ә форма киеменең якасына тегеп куела торган төсле тасмада сержант өчпочмаклары бар иде. 40нчы елларда бу значоклар горурлык санала иде. Күп кенә егетләр аларны хәрби формага эләктерә иделәр, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Сугышчының җәсәден күтәргәч, эзтабарлар сак кына аның медальоны бланкын ача башлыйлар. Башта аларга ул тутырылмаган булып күренә, әмма соңрак анда танк шлемында солдат сурәтләнгән фотосурәт табыла.

– Фотоның икенче ягындагы язуга караганда, бу фото 1942 елның 3 февралендә Горький шәһәрендә ясалган, солдат анда танк училищесында укыган. Бу хәл безнең белән беренче тапкыр булды, чөнки солдатның тулы бер фотосурәтен табу – сирәк күренеш. Безгә фотосурәттән сугышчы образы карап тора, аның моңсу карашы безгә җәсәдләрне түгел, ә үз язмышлары, үз уйлары, хисләре, бәхетле киләчәккә өметләре булган кешеләрне күтәрәсез дип әйтергә теләгән сыман тоелды.

Соңрак фотографиядә экипаж командиры, сержант Иван Филиппович Надольный булуы ачыкланды. Ул Украина АССРның Каменец-Подольск өлкәсендә туган, 1942 елның 5 сентябрендә беренче сугышларның берсендә һәлак булган.

– 80 ел эчендә тутыгып өлгергән медальоннарны ничек укыйсыз? – дип кызыксынам Дмитрий Владимировичтан.

– Бу беренче карашка укый алмаслык медальонны без «Ватан» Бөтенроссия мәгълүмати-эзләү үзәгенең бүлек җитәкчесе Рафик Рәшит улы Сәлахиев ярдәме белән укый алдык. Ул үз эшенең чын остасы, һәрвакыт беренче булып безгә шундый шатлыклы хәбәрләр китерә торган кеше.

Нәкъ менә ул экспедиция вакытында «Выстрел» отряды эзтабарлары тарафыннан табылган тагын бер сугышчы-Кызыл армияченең исемен торгызырга ярдәм итте. Горький өлкәсенең Первомайский районы Сугулова авылында туган Василий Алексеевич Гордеевның үлем медален укый алды. Ул Сталинград сугышы башланганнан бирле Волгоград өлкәсенең Кузьмичи авылы янында көрәшкән. Шунда ук 1942 елның ноябрендә һәлак булган.

Сталинград сугышында алты Себер дивизиясе катнашкан. Василий Гордеев сугышкан 116нчы укчылар дивизиясе шуларның берсе. Ул чиратлап 1нче, 24нче һәм 66нчы армия составына керә һәм 1942 елның августында сугышка керә. Сентябрь аенда дивизия составның зур өлешен югалта. Аны тулыландыруга чыгаралар һәм ул фронтның башка участогында, камап алынган Сталинградка төньяктан бәреп керү өчен, сугышка керә.

– Экспедициягә барыр алдыннан без төрле архив документларын, җирлек карталарын һәм башка бик күп материалларны өйрәндек. Моны без һәр «Хәтер вахтасы» алдыннан эшлибез – нәрсә өстендә эшләячәгебезне белү өчен, казу эшләре барачак урынга әзерләнеп барабыз. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, табылган солдатның исемен кайвакыт ачыклап булмый. Шундый һәр очракны без уникаль дип саныйбыз һәм сугышчыларның туганнары табылганда бик шатланабыз, – дип ассызыклый отряд командиры.

Исемнәрен ачыклау мөм кин булган ике солдатның да туганнары табылган. Кызыл армияче Гордеев үзенең рия сыз якташы Алексей Рыськин ярдәмендә өенә «әйләнеп кайткан», ул җәсәдне шәхсән алып кайткан һәм яңадан җирләү буенча барлык чыгымнарны үз өстенә алган. Василий Алексеевичны барлык хәрби һәм дини кануннар буенча туган җирендә, Первомайскида җирлиләр. Шәһәрнең үзәк мәйданында тантаналы митинг һәм хушлашу җеназасы уза, анда Дмитрий Юдин да катнаша.

Әйтергә кирәк, традиция буенча, өлкәннәр белән бергә мәктәп укучылары һәм студентлар да эзләүдә катнаша. Әмма быел пандемия аркасында, отряд экспедициягә тулы составта бармый. Язгы «Хәтер вахтасы»нда бары өлкән эзтабарлар гына катнаша. Алар – Дмитрий һәм Андрей Юдиннар, Наил Сабиров, Лев Максимов, Дмитрий Сидоров, Илназ Әхмәтшин һәм Алинә Агманова. Сүз уңаенда, хәзер алар кабат шул ук урыннарда экспедициядә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев