Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шахмат – уен гына түгел

«Гимнаст» спорт мәктәбенең шахмат буенча тренер Марина Филиппованың шахмат карьерасында өмет баглаган укучыларының спортның бу төре белән мавыгудан туктаган вакытлары да була. Мондый мизгелләрдә иң мөһиме төшенкелеккә бирелмичә алга бару.

– Зур теләк булганда һәм әлеге спорт төрен яратканда гына шахмат уенын яхшы һәм дөрес уйнарга өйрәнергә мөмкин. Әгәр бала дәресләргә йөрергә теләмәсә һәм әти-әнисе кушканга гына йөрсә, күпме тырышса да, шахматка мәхәббәт уянмаячак, – ди Марина Валерьевна.

Шахмат юлына Марина Филиппованы аның әтисе Валерий Федорович кертеп җибәргән, ул да тренер булган. 6 яшеннән кыз шах, мат, дебютның нәрсә икәнен белгән.

– Әти мине өйрәтте, ә уйнарга мин Пионерлар йортына республиканың атказанган педагогы Алексей Васильевич Шабаевка йөрдем. Ул уеннар арасындагы тәнәфесләрдә миңа шахмат биремнәре бирә иде.

2002 елдан башлап әңгәмәдәшем үз укучыларына тәҗрибә һәм белем бирә. Аңарда өч төркем шөгыльләнә, алар арасында биш яшьлек малайлар һәм кызлар да бар.

– Биш яшьлек баланы шахмат уйнарга өйрәтеп буламы? – дип әңгәмәдәшемнән кызыксынам.

– Аларның балалар бакчасы яшендәге малайлар һәм кызлар булуын аңларга кирәк. Алар истә калдырсыннар өчен, биремнәрне берничә тапкыр кабатларга кирәк. Алар белән фигураларның исемен, аларның ничек йөрүен өйрәнәбез. Кемдер тиз үзләштерә, кемдер әкренрәк һәм бу шахмат спортында гына түгел.

«Үзегездә тәрбияләнүчеләр арасында кемне аерып күрсәтә аласыз?» – дигән сорауга ул җавап бирмәде. Аның өчен барысы да бер.

– Миңа йөрүче һәр баланың үз потенциалы бар. Кайберләре белән без ярышларга барабыз. Малайлар һәм кызлар шулай ук «Зур Кама» төбәк турнирында актив катнашалар һәм призлы урыннар алалар. Хәзерге вакытта Фридрих Степанович Прохоров истәлегенә шахмат турнирына әзерләнәбез.

Шахмат спортының бөтен нечкәлекләрен белмәгәннәр өчен укучыларның партия уйнатып кына калмыйча, бер, ике, өч йөрешкә мат һәм дебют кебек интеллектуаль биремнәрне дә чишүләре ачыш булачак. Фигураларның ничек хәрәкәт итүен белү генә җитми, партияләрне анализларга, истә тотарга һәм даими шөгыльләнергә кирәк. Бала бөек шахматчы булмаса да, уңай яклары төрле тормыш хәлләрендә чагылыш табачак. Шахмат ярдәмендә читтән уйлау сәләте барлыкка килә. Шахмат уен гына түгел, дип юкка гына әйтмиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев