Сәхаб бабай маҗаралары
Бөек Ватан сугышыннан соң илне күтәрү һәм коллективлаштыру чорлары иде. Ул вакытта колхозчыларга тормыш итәр өчен бернинди мөмкинлекләр дә булмады.
Тормыш өчен кирәкле әйберләрне юнәлтү мең бәлага тиң иде.
Ул елларда авылдашларына Сәхаб бабайның күрсәткән ярдәмен әйтеп бетерерлек түгел. Авыл халкының әйбергә тилмереп яшәвен күреп, ул Казаннан әйбер ташыды. Безне иң гаҗәпләндергәне — күзләре күрмәсә дә, аның зур шәһәргә берүзе барып, аннан кием-салымнар, кул фонарьлары, батарейкалар һәм авыл халкына кирәкле шундый нәрсәләрне алып кайтуы булды. Ул аларны юнь бәягә сата иде. Хәзер уйлыйм да, исем-акылым китә: ул ничек шулай күрмәгән килеш шәһәргә барып йөри алды икән? Ул вакытта җиңел машиналарны, тракторларны күрергә дә юк иде. Безнең бабайлар Казанга җиккән атлар белән барып, берәр атнадан соң гына әйләнеп кайталар иде. Минем Кадыйр бабам безгә карабодай һәм тары ярмалары алып кайта торган иде. Ул вакытта кечкенә булсам да, барысы да күз алдымда. Әтием сугыш кырында, бабам терәгебез дә, туендыручыбыз да булды. Бабама мең рәхмәт, урыны оҗмах түрләрендә булсын.
Сәхаб бабай турында сүземне дәвам итәсем килә. Мин хәзер шаккаттам, ул чорда кешеләр дә нинди намуслы булганнар. Күзе күрми дип берсе дә алдамаган бит… Аның Казанда ярдәм итүче кешесе булгандыр дип уйлыйм. Ул алып кайткан товарларны Татар Баганалысы, Чулпан, Акбулат, Чуваш Ялтаны, Түбән Кондрата, Югары Кондрата авыллары, Урал поселогы, Мордва Баганалысы һәм Бахта авылы кешеләре алып, рәхмәтләр әйтеп китәләр иде. Әле бит аның үз хуҗалыгы да бар иде. 25 сутыйлы бакчасында бәрәңге үстереп сатты. Без аңа әнием белән бәрәңге үстерүдә, аны алгач, базга салуда ярдәм итә идек. Йорт эчендәге бөтен эшләрендә булыштык, идәннәрен, керләрен юа идек. Күрмәүче кешегә ярдәм итеп, нинди саваплы эшләр башкарганбыз дип, хәзер сөенеп куям.
— Авылда Сәхаб бабайның дәрәҗәсе бик зур булды. Аны авыл буйлап, аш-су мәҗлесләренә Коръән укырга йөртәләр иде, — дип сөйли иде минем Кадыйр бабайның бертуган энесе Гайфетдин абый белән аның тормыш иптәше Зәйтүнә апа Сабировлар. Алар хәзерге буын яшьләре авылның тарихын, аның кешеләрен белеп торсыннар дип тырыштылар. Татар Баганалысы авылында әнә шундый акыллы, зирәк, көнне-төнгә кушып хезмәт итүче кешеләр гомер кичергән.
…Еллар узгач, тормыш үзгәрде, Чистай райпосы Акбулат, Кондрата юлына өй-вагон ясап, кирәк-яраклар: ярмалар, шикәр комы, конфетлар, пешкән ипиләр китереп сәүдә итте. Болар барысы да авылдашыбыз Гали бабай җитәкчелегендә башкарылды. Елга буенда РАЙПОның ат арбалары ясау цехы ачылып китте. Ул чакларда авыл халкының шатланганын күрсәгез иде! Күпме кешегә эш булды.
Фаил Кадыйров.
Татар Талкышы авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев