Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сатып алучыга көчләп тагылган хезмәт өчен акчаны кире кайтарганнар

Ир-ат автокредит алган, ә аның суммасына сервис гарантиясен озайту турында сертификат та керткәннәр

Роспотребнадзор идарәсенең Чистай территориаль бүлегенә белгечләр ярдәме сорап җирле кеше мөрәҗәгать иткән, ул үзенә тагылган сертификат өчен акчаны кире кайтарырга теләгән. Ир-ат автосалонда автомобиль сатып алырга карар кылган, моның өчен банктан кредит алган.
— Кредит килешүе автосалонда имзаланган. Сатучы сүзләренә караганда, кредит алу өчен кредит килешүенә кертелгән 100 000 сумлык «Сервис гарантиясен озайту» сертификатын сатып алырга кирәк булган, — дип аңлата Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Юлия Чурбанова. — Бу акчалар, счеттан өземтә нигезендә, башка оешма счетына күчерелгән.
Белгеч кулланучыга дәгъва төзергә ярдәм иткән, ләкин җавап бирүче аны карамыйча калдырган. Шуннан соң судка дәгъва гаризасы җибәрелгән.
— Чистай шәһәрендә җәмәгать суды карары белән кулланучыга 102 306 сум күләмендә акча кайтарылды, шул исәптән кулланучы файдасына чит акчалардан файдаланган өчен 3356 сум күләмендә бурыч, 5 000 сум күләмендә мораль зыянны компенсацияләү, 31095 сум күләмендә штраф түләтелде. Суд карары законлы көченә керде, — дип билгеләп үтә Юлия Александровна.
Роспотребнадзор кулланучыларны кредитка автомобиль сату-алу килешүләрен имзалаганда игътибарлы булырга чакырды.
Бигрәк тә өстәмә хезмәтләр турындагы килешүләрнең шартларына, кредит шартнамәсе буенча артык түләү суммасына, сез имзалый торган документларның составына игътибар итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев