Сатылган сагыш
Хикәя
Көзге салкын яңгыр тәрәзә кага. Галим карт, калтыраган куллары белән иске гармунын сыйпап, карават читендә утыра. Бу гармун − аның бөтен тормышы. Ул аны сугыш кырлары аша үткәрде, Берлинга кадәр алып барып, Рейхстаг диварлары төбендә Җиңү җырын уйнады. Гармунның мехларында әле дә сугыш тузаны, дары исе һәм дусларының кайнар сулышы саклана кебек.
– Бабакай, тагын шул иске хәрабәңне тотып утырасыңмы инде? – дип ишектән оныгының хатыны Чулпан күренде. Аның тавышында ясалма ачу һәм туеп бетү хисе чагыла иде. – Шул гармуныңның тузаныннан сулыш алып булмый. Күпме әйтергә була, шкафка яшереп куй дип!
Галим карт дәшмәде. Ул күптән инде үзен бу өйдә артык йөк итеп хис итә иде. Сөйләшергә теләсә − башны катырма, диләр, сугыш турында искә алса – «ул заманнар үтте инде» дип авызын ябалар. Картның бердәнбер юанычы − гармуны. Ул аны кочакласа, үзен яңадан егерме яшьлек батыр солдат итеп сизә, аның янында сафлары сирәгәймәгән дуслары басып тора кебек.
Шулчак бүлмәгә тугызынчы сыйныфта укучы оныгы Тимур килеп керде. Ул бик кәефсез иде.
– Нәрсә булды, улым? - дип сорады Галим карт өмет белән.
– Нәрсә булсын... Классташларымның барысының да яңа телефоннары бар. Ә мин искесе белән йөрим. Оят! – Тимур кулын селтәде. – Әти белән әни, акча юк, диләр. Ә минем туган көнемә бер атна калды...
Тимур чыгып киткәч, Галим карт тирән уйга калды. Ул гармунына карады. Бу гармун аның өчен − җан. Ләкин оныгының күз яшьләре − йөрәк ачысы. Карт, авыр итеп сулап, гармунын иске капчыкка салды да, беркемгә әйтмичә, урамга чыгып китте.
Ул шәһәр үзәгендәге антиквар кибетенә барып җиткәндә, яңгырдан чыланган иде. Кибет иясе гармунны кулына алгач, күзләре ялтырап китте.
– О-о, бу бит легендар «Тула» гармуны! Мондыйлар хәзер юк инде. Ничә сум сорыйсыз? – диде ул, картның йөзенә карамыйча.
Галим карт гармунын соңгы тапкыр сыйпады. Аның бармаклары мехларга тигәч, сугышның барлык ачы авазы ишетелде, җанөзгеч вакыйгалары күзгә күренде. Ул үзенең җанын сата иде...
– Оныгыма телефон алырлык булсын, – дип пышылдады карт.
Акчаны алып, ул иң кыйбатлы телефон кибетенә керде. Сатучылар, юеш һәм иске киемле картка шикләнеп карасалар да, акчасын күргәч, елмая башладылар.
Кич белән Галим карт Тимурның бүлмәсенә керде. Оныгы компьютеры алдында утыра иде.
– Мә, улым... Туган көнеңә... Иртәрәк булса да, – дип, карт караңгы төстәге тартманы өстәлгә куйды.
Тимур, тартманы ачып, яңа телефонны күргәч, сөенеченнән кычкырып җибәрде.
– Бабай! Рәхмәт! Син иң шәп бабай! Кайдан алдың?! – Ул картны кочаклап та алмады, бары тик телефонны кабызып, виртуаль дөньяга чумды.
Галим карт үз бүлмәсенә кереп утырды. Бүлмә буш иде. Мехлары ертылган, ләкин моңлы гармун торган почмак хәзер ятим калган. Карт карават читенә утырды да, гадәт буенча, кулына гармунны алырга теләп үрелде. Ләкин кулы бушлыкка тиде.
Ул төнне Галим карт йоклый алмады. Ул үзенең тезләре өстендә бармакларын селкетеп, үзенчә ниндидер көй уйнады. Ләкин өйдә тынлык иде. Гармун үзе белән бергә аның үткәнен, дусларын һәм Җиңү көненең шатлыгын да алып киткән иде.
Ике көннән соң, Тимур мәктәптән кайтканда, өй алдында ашыгыч ярдәм машинасы тора иде. Өйдә елау тавышлары ишетелде. Галим карт үз бүлмәсендә, карават читендә утырган килеш җан биргән иде. Аның калтыраган куллары тезләре өстендә, гүя гармунның соңгы аккордын алган кебек катып калганнар.
Тимур бабасының бүлмәсенә керде. Күзе өстәлдә яткан кечкенә генә кәгазь кисәгенә төште. Анда картның калтыраган язуы белән: «Улым, телефонның батареясы бетәр, ә хәтер мәңгелек булсын иде...» дип язылган иде.
Тимур кулындагы яңа телефонына карады. Бу телефон өчен бабасы үзенең соңгы юанычын, соңгы моңын саткан иде. Оныкның күзләреннән яшь агып чыкты. Ул телефонны өстәлгә куйды да, бабасының суынган кулларына сарылды. Ләкин инде кеше җанын телефонга да, алтынга да кире сатып алып булмый иде.
Галим карт китте... Өйдә исә бары тик яңа телефонның салкын утлары гына ялтырап калды...
Лилия Фәсхетдинова,
Чистай районы туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучылары Ассоциациясе җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев