Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Сатылган продукциянең күләме арту көтелә

Депутатлар районның социаль-икътисади фаразын тикшерделәр.

Чистай районы Советының чираттагы утырышы район башлыгы Дмитрий Иванов рәислегендә узды. Анда табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Алсу Тарханова, Халит Гарифуллин катнашты.

Депутатлар районның 2022-2024 елларга социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләрен тикшер деләр.

– Гомуми икътисади вәзгыятькә бәя биреп, 2021 ел нәтиҗәләре буенча тулаем территориаль продукциянең күләме 102 процент үсештә 24 миллиард 749 миллион сум тәшкил итә. Эшкәртү производствосына исәп тотыла. Ел йомгаклары буенча төяп озатылган продукция 13 миллиард 916 миллион сум тәшкил итә, ул узган ел дәрәҗәсенә 104 процент дигән сүз. 2022-2024 елларга төяп озатылган продукциянең күләме үсешенең еллык темпы 104 процент дәрәҗәсендә фаразлана. Фаразланган чорга «Чистай» индустриаль паркы территориясендә планлаштырылучы яңа инвестицион проектлар, шулай ук ТОСЭР резидентлары проектларын тормышка ашыру каралган иде, – дип билгеләп үтте үзенең докладында икътиcад бүлеге начальнигы Евгений Никитин.

Евгений Валерьевич эшсезлек һәм хезмәт хакы күсәткечләренә дә тукталды.

2021 елның 1 декабренә эшсезләр сыйфатында 231 кеше теркәлгән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 2,5 тапкырга азрак (538). Фаразланган чорга эшче көчләрдән эшсезләр өлеше 0,9 проценттан артмас дип планлаштырыла, – диде Евгений Валерьевич.

Чистай районының 2022 елга һәм 2023-2024 елларның планлы чорына бюджеты турында доклад белән финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова чыгыш ясады. 2022 елга фаразланган керемнәрнең гомуми күләме 1 миллиард 801 миллион сум тәшкил итте, шулардан район бюджетының үз керемнәре 581 миллионга исәпләнгән, бу исә бюджетның гомуми процентының 32,8 процентын тәшкил итә. Башка дәрәҗәдәге бюджетлардан күчүче кире кайтарылмый торган акчалар республиканың Финанс министрлыгыннан 1 миллиард 219 миллион күләмендә билгеләнгән. Районның дотациясе 67, 7 процент тәшкил итә. Үз керемнәренең гомуми суммасының төп өлеше физик затлар керемнәренә карый. Бу, берсүзсез, бюджет өчен иң мөһим керем чыганагы. Аның өлеше 79 процент тәшкил итә, – диде Наталья Анфиногентовна.

Наталья Карманова 2022 елга һәм 2023-2024 елларга планлы чорга өстәмә акчалар бүлеп бирү турында мөрәҗәгатьләрнең тикше релүе хакында хәбәр итте.

– Барлыгы 1 миллиард 62 миллион 542 мең сум күләмендә гомуми суммага мөрәҗәгать керде. Нигездә алар сатып алулар, капиталь ремонт һәм башка максатлар белән бәйле. Хөрмәтле депутатлар, мин сездән әлеге мәсьәләне киләсе елның гыйнвар-февраль айларында каравыгызны сорыйм, чөнки бу вакытта район алачак өстәмә керемнәр дә билгеле булачак, шулай ук инвестицион проектлар формалашачак, республика программалары да аңлаешлы булачак, шулай ук кайбер чыгымнар да шунда расланачак, – дип тәкъдим кертте финанс-бюджет палатасы җитәкчесе. Депутатлар аны хупладылар.

Утырыш барышында элек кабул ителгән карарларга, мөлкәтне хосусйлаштыруның фаразланган планына үзгә реш ләр кертү, шулай ук Чис тай районы милкеннән Чис тай милкенә күчерелгән милек исемлеген раслауга кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде. Кадрлар алмашу сәбәпле, депутатлар балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составына бертавыштан үзгәрешләр керттеләр.

Утырыш азагында чистайлыларны бүләкләү булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев