Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шашлык кыздыру һәм учак кабызу тыелган

Янгын иминлеге

17 апрельдән 10 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Бу чорда берничә чикләү чарасы кертелә, аларны бозу штрафка гына түгел, ә фаҗигале нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин.

Махсус режим ва­кытында га­мәлдә булган кагый­­дәләр турында Чис­тай районы буен­ча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисә­тү эше бүлегенең өлкән инспек­­торы Руслан Сафиуллин искә төшерде.

– Янгын чыгу куркынычы арту сәбәпле, махсус режим кертелде. Бу чорда янгын куркынычы янаган торак пунктларда мангалларда, тимер учакларда һәм башка янмый торган савытларда ачык ут куллану тыела. Моннан тыш, балалар ялы оештырылган территорияләрдә, шулай ук урман массивлары чикләрендә урнашкан икътисад объектлары янында ачык ут куллану тыела, – дип билгеләп үтте Руслан Рамил улы.

Учак кабызырга, каты көнкүреш калдыкларын, чүп-чарны һәм коры үләнне яндырырга, шулай ук 1-3 куркыныч класслы пиротехниканы кулланырга ярамый.

– Бу кагыйдәләр турында без халыкка даими сөйлибез, белешмәлекләр эшлибез һәм таратабыз. Чистай районында яшәүчеләрне аларны бозмаска, һәрвакыт уяу һәм сак булырга чакырам. Кечкенә генә игътибарсызлык та зур янгынга китерергә мөмкин, – ди инспектор.
Ул коры үлән яндыруга аерым басым ясады. Яз көне, коры үлән күп булганда, янгын чыгу куркынычы тагын да арта.

– Коры үлән тиз янып китә, бу процессны контрольдә тоту авыр. Тагын бер тапкыр искә төшерәм, коры үлән яндыру катгый тыела. Әгәр сез башкаларның моны эшләвен күрсәгез, аларны туктатырга һәм моның куркыныч булуын аңлатырга тырышыгыз. Бервакытта да сүндерелмәгән тәмәке төпчеген җиргә ташларга ярамый, – дип мөрәҗәгать итте Руслан Сафиуллин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, янгынга каршы махсус режим вакытында кагыйдәләрне бозган өчен штрафлар суммасы арта бара. Шулай, гражданнар өчен җәза 10 меңнән 20 мең сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин. Әгәр административ хокук бозуны вазифаи затлар кыла икән, 30 меңнән 60 мең сумга кадәр штраф салына. Эшмәкәрлек эшчәнлеген алып баручы затларга 60 меңнән 80 мең сумга кадәр түләргә туры киләчәк. Юридик затларның хокук бозулары 400 меңнән 800 мең сумга кадәрге сумманы тәшкил итәргә мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев