Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Саннар дәресе»ндә нейрон челтәрләрне өйрәнделәр

Шәһәребезнең белем бирү учреждениеләрендә «Саннар дәресе» узды. 1нче лицейда узган шундый чараларның берсендә «Чистай-информ» хәбәрчеләре дә булды.

Лицейда укучылар өчен дәресне КАИ-КНИТУның «Восток» Чистай филиалының компьютер һәм телекоммуникация системалары кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты, Яндекс академиясе лицее координаторы Юлия Ефимова уздырды.

Ул укучыларга нейрон челтәрләрнең ничек эшләве, аларны ни өчен кулланулары турында сөйләде. Балалар заманча технологияләрдән файдалану үрнәкләре белән таныштылар, төрле программаларны, уеннарны ничек эшләргә кирәклеген белделәр, нейрон челтәрләрне куллану белән бәйле мәсьәләләрне чиштеләр.

– Мәктәп яшендә иң мөһиме – балаларны кызыксындыру, аларда программалаштыру телләрен, нейрон челтәрләрне, мәгълүмати иминлекне өйрәнүгә теләк уяту. Нейрон челтәрләрнең кулланышы турында сөйләсәк, алар төп юнәлешләрне белә инде, ә специфик юнәлешләр, әйтик, производствода, аларга әлегә билгеле түгел. Әмма барысы да киләчәктә аларның киң кулланылыш алачагын яхшы аңлыйлар, – дип билгеләп үтә Юлия Ефимова.

«Саннар дәресе»ндә шулай ук башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Павел Емельянов, башкарма комитет җитәкчесенең мәгариф буенча урынбасары – мәгариф идарәсе начальнигы Ольга Купцова катнашты.

Павел Борисович дәүләт секторында цифрлаштыруның ни өчен кулланылуы турында сөйләде.

– Төп максат – кешеләр үзләренең тормыш мәсьәләләрен тиз һәм оператив хәл итә алырлык платформа булдыру, идеалда – онлайн режимда, – дип билгеләп үтте ул.

Дәрестә өйрәнелгән тема күп кенә лицеистларда кызыксыну уятты.

– Без нейрон челтәрләрнең ничек эшләвен белдек, аларны үзебез санап карадык. Бу авыр булып чыкты. Мондый дәресләр теманы алга таба өйрәнүгә этәрә. Өстәвенә, хәзер бу аеруча актуаль. Программист һөнәренә ихтыяҗ зур, – ди 8нче сыйныф укучысы Иван Комендантов.

– Бу теманы өйрәнү киләчәктә һөнәр сайлауда ярдәм итә ала. Илдә IT-өлкә актив үсә һәм программистлар кирәк. Хәзер бу һөнәр бик кирәк һәм киләчәктә дә кирәк булачак, – ди Евгений Шарангин.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу юнәлешне тирәнрәк өйрәнергә теләгән балалар өчен Чистайда Яндекс академиясенең лицей базасында махсус мәйданчык оештырылган. Бушлай ике еллык курсларда балалар төрле платформаларда программалаштыруны өйрәнәләр, аларны тәмамлаганнан соң дипломнар алалар. Курсларга сайлап алу ел саен август аенда ике этапта үткәрелә. Сынауларда 8 сыйныфтан башлап мәктәп укучылары катнаша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев