Санкт-Петербургта татар театрына, татар халкына хезмәт итәләр
«Питер татар театры» яки дилетант карый ярыктан
12 апрельдә, «Питер Татар театрында» Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, драматург Ркаил Зәйдулланың «Кызлар карый ярыктан» дигән пьесасының премьерасы үтте. Бу вакыйга театр труппасы һәм Петербург тамашачылары өчен зур бәйрәм булды. Шуны искә алып, мин сезнең белән дилетант фикерләремне уртаклашасым килә.
Мин үзем кечкенәдән театр яратып, театрга еш йөреп үстем, әти-әниемә рәхмәт. Аннары БДТ сәхнәсе артында күп булырга туры килде, анысы өчен мәрхүм иремә рәхмәт, ул күп еллар шул атаклы театрда аудиовидеоинженер булып эшләде. Әмма пьесаны сәхнәләштерү эшен гомердә дә күзәткәнем юк иде.
«Кызлар карый ярыктан» пьесасының Алсу исемле герое (Гүзәл Исмәгыйлева башкара) тамашаның ахырында «Бар икән әле күрәселәр» ди. Менә мин дә шулай әйтергә хаклымын, чөнки миңа уйламаганда-көтмәгәндә театр труппасы белән бергә булып, режиссерның, артистларның иҗат итү процессын «кызлар кебек ярыктан» гына булса да карарга насыйп булды. «Ник ярыктан гына карадың?» - дип сорасагыз, әйтәм: спектакль кую бик катлаулы, озак процесс, ә мин аңа соңгы өлешендә генә кушылдым, чөнки минем эшем рус теленә синхрон тәрҗемә ясау иде. Ләкин күпме режиссер, хореограф, артистлар үз көчләрен, вакытларын, җаннарын шул эшкә биргәнен аңлар өчен, үз күзем белән күргәне дә җитте.
«Питер татар театры» ул үзешчән халык театры, әмма режиссеры Линар Хаҗиев - профессионал. Театр әле бик яшь, 2023 елдан башлап кына эшен алып бара, бу куелган пьесалары исәп буенча өченче. Әмма театр труппасы ике тапкыр инде үзешчән театрларның төбәкара «Идел-Йорт» конкурсында беренче дәрәҗә лауреат булды.
Элегрәк куелган «Заман чире» белән «Ташкын» пьесаларын караганда ук мин театр артистларына гашыйк булган идем. Әмма хәзер алар белән бергә «Кызлар карый ярыктан» спектакленең репетицияләрендә булгач, алар белән якынрак танышкач, минем гаҗәпләнүем, соклануым тагын да артты. Алар бик талантлы, сәләтле, уникаль кешеләр!
Дөресен әйткәндә, артистларның күбесе Башкортстанда туып үскән, аннан Санкт-Петербургка төрле вакытта килеп урнашкан булган. Мәсәлән, Рәхимә Фәхриева (Зәлифә ролен башкаручы) Ишембай районыннан Резидә Арсланова (Зифа ролен башкаручы) Әлшәй районыннан, Гөлсем Мирсәитова (Нәсимә ролен башкаручы) һәм Альбина Шәмсетдинова (Халидә ролен башкаручы) Ярмәкәй районыннан, Илшат Дәүләтбаев (Хәлимә ролен башкаручы) Стәрлебаш районыннан, Розалия Кәрамова (Кәримә ролен башкаручы) - Борайдан. Күрәсең, Башкортстан җире әллә нинди үзенчәлекле җир, анда шул кадәр күп театр яратучы, артист булырга лаеклы кешеләр дөньяга килгәч.
Әмма бар әле бүтән яклардан-ераклардан килгән кешеләр. Әйтик Амаль Шәмитова (Җия ролен башкаручы) Когалым шәһәреннән, ә ул Ханты-Манси автоном округында урнашкан. Эльдар Мурдашев, тавыш операторы, Коми республикасының Усинск шәһәреннән. Ә Равил Ибраһимов (Наҗия ролен башкаручы) Питерга Казахстаннан килгән. Амаль, Равил - яшь кешеләр, алар Санкт-Петербургка укырга дип килгәннәр һәм хәзер укуларын тәмамлап эшлиләр. Амаль А.С. Пушкин исемендәге университетны бетергән, ул график дизайнер. Равил политехника институтын бетереп инженер булып эшли. Эльдар Мурдашев беренче белеме буенча нефть җиһазлары инженеры.
Өлкәнрәк буын артистлар тормышта төрле эшләр белән шөгыльләнгәннәр, ә кемдер хәзер дә эшли.
Рәхимә Фәхриева Уфада китапханә техникумын тәмамлап мәдәният йортында китапханәче булып эшләгән.
Гөлсем Мирсәитова Бәләбәй техникумын бетергән, ул техник-технолог, әмма күпмедер вакыт туган авылында мәдәният йорты җитәкчесе булган.
Резидә Арсланова халык судында эшләгән, Розалия Кәрамова медэкспертиза системасында күп еллар эшләгән һәм бүгенге көнгә хәтле эшли. Илшат Дәүләтбаев - төзүче, Альбина Шәмсетдинова-балалар тәрбиячесе.
Нинди эштә эшләсәләр дә, нинди һөнәргә өйрәнсәләр дә, кечкенәдән безнең артистларыбызның күңелләре сәнгатькә омтылган. Күпләре балачактан ук бию һәм җыр түгәрәкләренә йөргән, ләкин йөрмәгәннәре дә, барысы да - матур бии дә, җырлый да белә. Күбесе сәхнә белән күптән инде таныш.
Мисал өчен генә әйтим: Рәхимә Фәхриева концертлар биреп, үзешчән спектакльләр куеп агитбригада белән район авылларында гастрольләр белән йөргән. Гөлсем Мирсәитова мәдәният йорты җитәкчесе буларак, спектакльләр куюда катнашкан, төрле рольләр башкарган. Альбина Шәмсетдинова мәктәптә укыган чакта ук мәктәп театрында уйнаган, Кыш Бабай булып балалар бакчасында чыгышлар ясаган.
Туган яклары Башкортстан булганга күрә, балачаклары авылларда йә район үзәкләрендә, татар мохитендә үткәнгә күрә, артистларыбыз татар телен камил белә. Алар укыган мәктәпләрдә татар (яки башкорт) теле һәм әдәбияты дәресләре булган. Кемдер әле күпмедер еллар бөтен дәресләрне татар телендә өйрәнгән йә гомуми татар мәктәбе бетергән.
Без, Питер татарлары, шундый байлыктан, әлбәттә, мәхрүм калганбыз. Әмма аңа да карамастан, без дә татар теленә, мәдәниятенә тартылабыз. Шушы урында Петербург яшьләре турында әйтергә кирәк. Камил Хәмзин, Питер егете, һөнәре буенча инженер, медтехника белгече, театрда ут куючы булып эшли. Камил татар теле курсларына йөри һәм тырышып телне өйрәнә.
Диләрә Йосыпова (Аида ролен башкаручы) Петербургта туып үскән, балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, технологияләр һәм дизайн университетында педагогика булегендә укуын дәвам итә. Диләрә безнең чын асылташыбыз, чөнки ул 2024 елны Санкт-Петербургта узган төбәк «Татар кызы» конкурсында җиңеп, Казанда үткәрелгән халыкара конкурсының ярымфиналын үтеп, Пенза шәһәрендә финалда «Иң ягымлы кыз» титулын яулады.
Менә унбер йолдызыбыз булды (хореограф Эльмира Әхмәтова һәм грим ясаучы Талия Якубова турында язып тормыйм, алар һичшиксез олы профессионаллар, үз эшләрен һәрчак бишлегә булдыралар, моны «Питер Татар театрының» спектакльләрен күргән кеше яхшы белә).
Унбер йолдыз арасында ае һәм кояшы да булырга тиеш. Хәзер Гүзәл Исмәгыйлева белән Линар Хаҗиев турында әйтергә вакыт җитте, ә кем ай, кем кояш икәнен үзегез сайлагыз (минемчә, ай образы хатын-кызга күбрәк килешә).
Гүзәл Исмәгыйлева Татарстанда, Азнакай шәһәрендә туып үскән. Мәктәпне бетергәч, Мәскәүгә югары белем алырга дип киткән, анда укыган, һөнәре буенча журналист. Гүзәл турында сөйли башласаң татар мәкале искә төшә: «Яшь чакта белгән мең төрле эшкә ярар». Дөрес тә, ул кечкенәдән нәрсә белән генә кызыксынмаган, нәрсә белән генә шөгыльләнмәгән - җырлаган, биегән, музыка мәктәбен (фортепиано классы) бетергән, газета-журналларда татарча мәкаләләр язган, икътисадый юнәлешле класста укыган, лидерлыкка өйрәнгән - барысын да әйтеп бетерерлек түгел. Ә соңрак инде «Резонанс» исемле театр-студиясендә өйрәнгән һәм сәнгать фәннәре докторы режиссер-педагог С.Д. Черкасскийдан актерлык осталыгы буенча дәресләр алган. Бөтен белемнәрен, киң тәҗрибәсен (Гүзәл бик уңышлы менеджер) ул театрга бирә. Аның дәрте, көче актер эшенә дә, идарә эшенә дә җитә, чөнки рольләр уйнаудан башка Гүзәл театрның директоры буларак бик зур эш алып бара.
Линар Хаҗиев турында сөйләсәң, нәрсәдән башларга икәнен дә белмәссең, шул кадәр киң, тирән белемле, күп нәрсә белән кызыксына торган шәхес ул! Линар Омск шәһәре университетын бетергән, беренче төп белеме буенча ул социаль-мәдәни эшчәнлекнең менеджмент белгече. Аның шул юнәлештә үзен камилләштерү нәтиҗәсе - фән кандидаты диссертациясен яклавы, аннан соң Измир (Төркия) шәһәре университетының докторантурысында укып фәлсәфә докторы дәрәҗәсен алуы булды. Бугенге көндә Линар Санкт-Петербург профсоюзлар гуманитар университетында доцент булып эшли, студентларга менеджмент, шуңа бәйле дисциплиналар һәм режиссура нигезләрен укыта.
Әмма юкка гына «Сәләтле кеше - һәр эштә оста» дип әйтмиләр. Линар Хаҗиев фортепиано һәм хор җыры класслары буенча Омск шәһәренең музыка мәктәбен бетергән, соңыннан вокал дәресләрен алган һәм җырчы буларак зур уңышларга ирешкән. Ул төрле халыкара җыр конкурсларда, И.Шакиров исемендәге татар җыры конкурсында катнашып лауреат булган, вокал коллективларда, джаз ансамблендә җырлаган. Үзен режиссер һәм төрле мәдәни чараларның оештыручысы булып та сынап караган.
2021 елдан башлап Л.Хаҗиев театр эшчәнлеге белән нык мавыгып китә. Ул вакытта Линар һәм киләчәк «Питер татар театрының» күп артистлары үзешчән «Былбыл» татар театрының сәхнәсендә бер -берсен очраталар да, бергә эшләп, дуслашып китәләр. Шулай итеп, көчле бердәм иҗади төркемнең үзәге барлыкка килә, ә соңрак яңа артистлар кушылу белән тагын да ныгый.
Хәзерге вакытта Линар Хаҗиев «Питер татар театрының» сәнгать җитәкчесе, режиссеры, актеры, ә кирәкле очракта драматург та булып, фикердәшләре белән бергә театрны үстерү, аны яңа биек дәрәҗәгә күтәрү эшендә алны-ялны белмичә эшли. Ул артистларга сәхнә осталыгы укыта (Линар бит әле педагогия фәннәре кандидаты), киләчәккә иҗади планнар корып, һәммәсен кызыктырып, берләштереп тора, димәк аны рухи җитәкче дип тә атап була.
«Питер татар театры» халык театры булганга күрә артистларга төрле рольләр башкарырга туры килә. Әйтик, «Кызлар карый ярыктан» пьесасында Илшат Дәүләтбаев, Равил Ибраһимов хатын-кыз образларын башкаралар, һәм, минемчә, япон «Кабуки» театр артистларыннан калышмыйлар.
Тагын әле реквизит, костюмнар мәсьәләсе бар. Бөтен декорацияләрне артистлар үзләре бергәләшеп ясыйлар, бу эштә Илшат - режиссер, аның алтын куллары барысын да булдыра ала. Костюмнарга килсәк, ул эштә Резидәнең ярдәме бар, ул тегү эшенә оста.
Театр труппасы бер зур гаилә кебек яши. Монда һәр артист үзен иң кадерле, кирәкле, мөһим дип хис итә һәм бу, чыннан да, шулай. Театрның уңышлары - ул бөтен коллективның бердәм эшчәнлеге һәм тырышлыгы җимеше.
Театр төркеме көннән-көн күзгә күренми торган зур эш алып бара, ә без, бәхетле тамашачылар, премьераларны карап утырганда аларны бәйрәм генә дип күрәбез. Ә «Питер татар театрының» артистлары бөтен өйдәге эшләрен калдырып, йә эштән соң өйгә кайту урынына, атнасына 2-3 тапкыр җыелышып репетицияләр уздыралар... бушлай… Шундый режимда атналар, айлар буе яшиләр…һәм шуңардан кызык табалар! Нәрсә соң бу? Бөтен дөньяны онытып яраткан хоббига бирелүме? Анысы да дөрестер, әмма мин беренчедән «Бу татар театрына һәм татар халкына ХЕЗМӘТ ИТҮ» дип әйтер идем.
«Кызлар карый ярыктан» пьесасы комедия дип санала. Сюжет буенча авырып ятучы элеккеге колхоз рәисе булмаган орденын таптырта имеш. Авыл хатын-кызлары (шул бабайның сеңлесе, хатыны, күршесе һ.б.) авылда калган бердәнбер кадерле ир-атның теләген үтибез дә, аны аякка бастырабыз дип, орден эзләргә тотыналар. Менә шунда кәмит башлана да. Бу сюжетның беренче юнәлеше. Дөрес тә, көлке мизгелләр монда күп һәм артистлар персонажларның холыкларын сатира аша оста итеп күрсәтәләр.
Танылган җырлар, бию номерлары, музыкаль һәм визуаль бизәлеш, матур костюмнар һәммәсе югары дәрәҗәдә, үз урынында, күңелне ача, кәефне күтәртә. Бар әле мистик-фантастик күренешләр. Анысы бер яктан....
Ә икенче яктан нәрсә соң? Сюжетның башка, фәлсәфи ягы бар. Картларыбыз берсе артыннан берсе китеп бара. Алар Халидә әби әйтмешли «тузганак мамыгына әйләнәләр дә таралалар». Татар авылында кеше калмый. Шул җирләргә кытайлар килеп хуҗа була. Ә шунда туып үскән Алсу, хәзер инде кытайлар арасында «ялгыз башы ят кеше кебек» кала. Татар халкы урынына икенче халык килсә дә, алар арасында мөселман кешеләре бар дип, үз-үзеңне юатасы килә. Әмма кытай кызы Җия үзен тумыштан мөслимә дип санаса да, чын күңеленнән реинкарнациягә ышана. Димәк аның башында зур буталчык. Халидә әбинең сүзе белән әйтсәң, Җия дә (күп очракта безнең кебек) «Әлифне таяк дип белми».
Бу барысы көлкеме? Юк, елыйсы килә!
Татар халкының киләчәге бармы соң? Кемдә соң безнең өметебез? Бәлкем Алсудадыр һәм Алсу кебекләрдәдер? Әллә кайгырыр өчен сәбәп тә юкмы? Киләчәкне белүче «драматург тавышы» «Чын татар мәңгелек!» - дип безне тынычландыра.
Комедиямы бу йә драмамы? Йә бераз трагедиягә дә охшап китәме? Менә бит Ркаил Зәйдулланың һәм Линар Хаҗиевның табышмагы. Мин театр белгече түгел, мин дилетант, ялгышуым да бар. Күрәсең, бу заманча пьеса һәм анда, безнең тормышыбыздагы кебек, кайгысы да, шатлыгы да, фантастикасы да бар, барысы буталган һәм аларны берсеннән-берсен аерып та булмый.
Ә тамашачы төрле була. Кем нәрсә ошата бит, кем нәрсә эзли, көтә һәм кем ничек күрә. Берәүгә ярарга тырышсаң, икенчесенә ярамассың.
«Кызлар карый ярыктан» спектакле беткәч, кемдер көлеп, ә кемдер тирән уйга батып залдан чыгып китте. Ә кемдер «Тагын бер кат карыйсы иде» дип әйтте.
Пьесадагы кебек сорау бирәсе килә: «Бу болай гынамы?
Әллә...» Юк шул, болай гына түгел. Бу сорауга җавабы да пьеса сүзләрендә табылды. Мөгаен, тамашачыны «Питер татар театрына» «кайтырга мәҗбүр итә торган ниндидер берләштеруче көч бар». Ул сәхнә белән зал, артистлар белән тамашачылар арасында «ниндидер күзгә күренми торган җеп булып яши».
Алла боерса, бу җеп өзелмәячәк һәм тагын да ныграк булачак.
Шуны теләп калам.
Әлфия Сибгатуллина. Санкт-Петербург
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев