Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Санаулы көннәрдә гуманитар ярдәм җыйдылар

Илебез буенча Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан күченергә мәҗбүр булучылар өчен гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Билгеле инде, бу вакыйгадан чистайлылар да читтә калмады, тизрәк ярдәм кулы сузарга ашыктылар.

 

Районыбыз кешеләре кабат үзлә ренең кеше бәласенә битараф калмауларын, ярдәмчел булуларын күрсәттеләр – берничә көн эчендә бер КамАЗ кирәкле әйберләр җыйдылар. Җыю пункты район башкарма комитеты бинасында җәелдерелде.

– Бик күпләр ярдәмгә ашыкты. Гуманитар ярдәм җыюда катнашучыларга барысына да рәхмәт. Җыю пунктына иртәдән кичкә кадәр халык агылды. Предприя тие, оешма, учреждение җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, шәхси эшмәкәрләр, депутатлар. мәктәп укучылары, студентлар, пенсионерлар – һәркем булдыра алганча ярдәм итәргә ашыкты. Мин әлеге игелекле эшкә өлеш кертүчеләр белән ихластан горурланам. Бергә булганда безне беркем дә җиңә алмас! – диде район башлыгы Дмитрий Иванов.

Кешеләр күчеп килүчеләр өчен беренче чиратта мөһим булган нәрсәләрнең барысын да алып килделәр. Җыю пунк ты идәннән алып түшәмгә кадәр озак саклана торган азык-төлек: ярмалар, макароннар, көнбагыш мае, эчә торган су, консервлар салынган тартмалар белән тутырылган иде. Кешеләр шулай ук көнкүреш химиясе, гигиена чаралары, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба, урын-җир яраклары, кием-салым, көнкүреш электр приборлары һәм башка кирәкле әйберләр китерделәр. Шулай ук алар арасында балалар өчен катнашмалар, подгрузниклар, уенчыклар, китаплар һәм башка әйберләр дә бар иде.

Тартмаларны төяргә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары, «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре, район башкарма комитетының икътисад бүлеге хезмәткәрләре ярдәм итте. Гуманитар ярдәм машинасы Казанга юл тотты, анда исә әйберләрне кирәкле урыннарга җибәрәчәкләр. Исегезгә төшерәбез, Донбасстан мәҗбүри күчеп кайтучылар өчен гуманитар ярдәм Чис тай епархиясе мәхәлләләрендә, шулай ук Ленин урамы 42нче йортта урнашкан «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлегендә кабул ителә.

Җыю пунктларында озак саклану срогы булган азык-төлек, балалар әйберләре, балалар ризыгы, канцелярия кирәк-яраклары, урын-җир, мунча әйберләре, көнкүреш химиясе, антисептиклар, балалар һәм өлкәннәр өчен кием-салым, кирәкле башка әйберләр кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев