Самими балачак илендә
Хөрмәтле дуслар! Сезгә җирле шагыйрәләребез иҗат иткән балалар, самими балачак турындагы шигырьләр тупланмасын тәкъдим итәбез
Тукай безнең күңелдә
Тукайның әкиятләрен
Тыңлап үстек ди әни.
Безгә гел «Туган тел» җырын
Көйләп йоклата әби.
Әтием әйтә — бүлмәне
Җыештыргач уйнагыз!
«Эш беткәч, уйнарга ярый», —
Дигән Тукай бабагыз.
«Су анасы» әкиятен
Курчакларыма сөйлим.
«Сорамыйча алмагыз сез
Кеше әйберен» — димен.
Нинди акыллы бабай ул
Безнең Тукай бабабыз!
Олылар да, балалар да
Аннан үрнәк алабыз.
Әни булгач, кызларыма
Әкиятләр сөйләрмен
Туган телне, Тукай телен
Онытырга бирмәмен!
Буыннан-буынга халкым
Тукаена шатланыр.
Тукай безнең күңелләрдә
Маяк булып сакланыр!
курчак
(Оныгым әнисе белән курчак ясаганнар!
Ә мин шуның турында шигырь яздым!)
Мәктәптән бирем бирделәр
Курчак ясап килергә.
Уйга баттым — ничек ясыйм?
Кем белән киңәшергә?
Әнием әйтә — кайгырма!
Алды бер зур мунчала.
Кызык инде! Бу мунчала
Курчакмы була ала?
Шулай итеп мунчаланы
Әни тоттырды кулга.
Киңәшләрен биреп торды:
Бөклә дип, уңга, сулга.
Сары тасма бәйләдек тә,
Куллары әзер булды.
Яшел кәгазьне кистек тә,
Итәк тә киеп куйды.
Төсле йомшак шарлардан без
Билдәмә куйдык ясап.
Итәген матурлатырга
Чәчәк тә куйдык кадап.
Күзләре — кара төймәдән,
Башында — яшел яулык.
Курчагыбыз әзер булды,
Бездә буген зур шатлык!
Концерт куябыз
Дәү әнинең яулыкларын
Тартып чыгардык барын.
Кайсыбыз зәңгәрне алды,
Кемдер бәйләде агын!
Итәк итеп, күлмәк итеп
Яулыкларны бәйләдек.
Концерт куярга дип шулай
Тырышып әзерләндек!
Тамашачы дәү әнине
Диванга без утырттык.
Концертны башладык! Кулга
Банан-микрофон тоттык.
Җырлый-җырлый, бии-бии,
Хәлләр дә бетеп китте.
Инде чират иң кечкенә
Сеңелебезгә җитте!
Чыкмый да, чыкмый сәхнәгә
Кечкенә артистыбыз.
Кул чабабыз, чакырабыз
Тукталды концертыбыз.
Ачып карасак пәрдәне,
Утыра бу тын гына.
Микрофонны ашап куйган!
Калган кабыгы гына!
Кунак керпе
Бабамнарның бакчасына
Кунакка керпе килгән.
Бабаем аны сыйларга
Ит алып чыкты өйдән.
Ап-ак тавык итен керпе
Тиз-тиз бетерде ашап.
Тәмле ризык булгангадыр
Телләрен куйды ялап.
Бик матур да, сөйкемле дә
Сокландым аны күреп!
Үзе йомры, үзе йомшак
Әйтерсең соры бүрек.
Күзләре кара төймәдән,
Карап тора өзелеп.
Тагын кил кунакка, керпе!
Ач йөремә тилмереп!
Разия Сафина
Кунакта
Дәү әниләргә кунакка
Кайттык гаиләбез белән.
Дәү әтием мунча яккан,
Керәбез энем белән.
Юына торыгыз диеп,
Җибәрделәр мунчага.
Кая инде ул юыну,
Таптык матур мунчала.
Пугачева булам диеп,
Энем башына киде.
Мин зур инде, үпкәләмим,
Миңа капроны тиде.
Көтеп торабыз елмаеп,
Дәү әни килеп керде.
Әбәү, җаным, бу кемнәр дип,
Өйгә кире йөгерде.
Бар да килгән җыелышып,
Алганнар фотоаппарат.
Менә шулай утырабыз,
Елмаеп, алга карап.
Шаяруыбыз өчен бераз
Себерке дә эләкте.
Дәү әнием, дәү әтием
Сезгә бик зур рәхмәтле.
Без кайтканда шундый мунча,
Булса иде һәрвакыт.
Рәхмәт әйтеп юынырбыз,
Булсын гына гел кайтып.
Тәрбияче апама
(Оныгым Алсу Гыйләҗевага)
Ниләр булган бакчабызга,
Гөлләр белән бизәлгән.
Бөтен бала шат куңелле,
Нурлар балкый күзләрдән.
Әти-әни, әби-бабай
Килгән безне күрергә.
Чәчләребез дә бик матур,
Онытмадык үрергә.
Матур күлмәкләрне киеп,
Тезелеп бастык залга.
Карагызчы, без үскәнбез,
Нәниләр безнең алда.
Бакчабызда кызык иде,
Бик күңелле яшәдек.
Хәзер безне мәктәп көтә,
Еламаска өйрәндек.
Әти-әнидән башканы
Белми идек килгәнче.
Хәзер инде Әлифбаны
Укыйбыз «эх» дигәнче.
Онытмабыз сине, бакча,
Тәрбияче апабыз.
Күп һөнәрләр алдык Сездән,
Укыйбыз да, язабыз.
Мәктәптә дә сынатмабыз,
Алырбыз без гел бишле.
Илнең күге тыныч булсын,
Шөкер, без шундый көчле.
Сау бул инде, шаулы бакча,
Исәнме дибез, мәктәп.
Мәктәптә дә сөйләрбез без,
Апабыз, Сезне мактап.
Хөрия Низамова
Җиләклектә кунакта
Иреннәрең ник бөрешкән?
Үпкәләтте кайсысы?
Әллә инде керфегеңә
Тамдымы чык тамчысы?
Елмай әле син, сабыем,
Сиңа елау килешми.
Иркәләнеп үстең бераз,
Итәгебездән төшми.
Сөртеп алыйк борын очын,
Каккалыйк
итәкләрне.
Әйдә икәү ашыйк әле
Учтагы җиләкләрне.
Саумы, Апуш!
Саумы Апуш, саумы Тукаем,
Дәшәм сиңа кабат үз итеп.
Күңелләрем сине юксына,
Яшь буыннан сәлам күп итеп.
Күзләреңә тулган әрнүләргә
Сулкылдый шул йөрәк һаман да.
Суыкларда туңган тәннәреңне
Җылытасым килә куенымда.
«Бала белән Күбәләгең» уйный
Шау чәчәкле иркен болында.
«Су анасы» чумып уйнап туймый
Зәңгәр күлнең йомшак суында.
«Туган телең», «Туган авыл»ың
Олы-кечесенең телендә.
Мин шатланып җырлыйм аларны
Туган телем, анам телендә.
Песи белән үрдәк бәбкәсе
Дуслыгыбыз шундый безнең
Иртә-кичен гел бергә.
Мин сыйланып килим дисәм,
Ул да арттан йөгерә.
Икәү булгач күңелле шул,
Бергә тычкан куабыз.
Шылт иткән тавыш килсә дә,
Бергәләшеп качабыз.
Укытучыма
Укытучым, иң ярдәмчел син,
Иң якын кешем дә.
Кыен чакта кулым тотып,
Торасыз янәшәмдә.
Без әле нәни булсак та,
Килдек белем алырга.
Сез безнең әниебез күк,
Чыгасыз каршыларга.
Белем иле серләренә
Төшендерә беләсез.
Дөрес куелган хәрефкә
Баштан сыйпап куясыз.
Яңа гына килсәк тә,
Шукланабыз, көләбез.
Әллә каян күрсәк тә,
Безнең апа диябез.
Мәктәбебез безнең өчен
Зур бер олы дөнья ул.
Син дә укытучың кебек,
Көчсезләрне яклый бел.
Рәхмәт Сезгә, укытучым,
Сез бит олы йөрәкле.
Сездән үрнәк алып без дә
Булырбыз мәрхәмәтле.
Рәхмәт Сезгә, барчагызга,
Иң кадерле кешем Сез.
Нәни йөрәгемнән чыккан
Котлау кабул итегез.
Котлап Сезнең бәйрәмне
Кояш та нурын сибә.
Шат елмаю, нык исәнлек
Телибез үзегезгә.
Розалия Шәйхетдинова
АВЫЛНЫ ЯРАТАМ
Шәһәр малае булсам да,
Авылга тарта күңел.
Ышанмыйсыз?! Чынлап әйтәм,
Сүзләрем ялган түгел.
Малайлар да ышанмыйлар,
Ничек ул алай диләр.
Шәһәрдә бит бар да яхшы,
Җайлы һәм уңай диләр.
Бәхәсләшмим, тик авылда
Әбием тора көтеп.
Сөтле чәен ясап куя,
Как белән тәмле итеп.
Өйалдында Акбаем да
Сагынып көтеп тора.
Мин кайтуга шатлыгыннан
Сикерә, уйный, өрә.
Аның белән бергәләшеп,
Урыйбыз су буйларын.
Каршылыйбыз әбиемнең
Көтүдәге Муйнагын.
Һавасы да бүтән анда,
Чәчәкле печән исе.
Кичен ай да күзен кыса.
Мине сагынган төсле.
Менә шуны ничек итеп,
Аңлатыйм дусларыма.
Киңәш итимме соң әллә
Анда кайтып яшәргә?!
КЫШКЫ ВАКЫТ
Кар-буранлы, ак бизәкле
Салкын кышны яратам.
Ак карларын, бураннарын
Сагынып көтеп алам.
Зур тауларын куя өеп,
Көзгедәй ясый күлне.
Тәрәзәдәге бизәкләр
Иркәли безнең күзне.
Кыш рәссам да, төзүче дә,
Матурлык та өләшә.
Ак тунына чорнап куя
Басып торсаң янәшә.
Без балалар, шатланышып,
Чаңгы-чана шуабыз.
Җепшек карлар яуган чакта,
Сыннар ясап куябыз.
Тауда чана шуа-шуа,
Карга батып бетәбез.
Бияләйләр бозга каткач,
Өйгә кайтып китәбез.
Гөлия Шәрифуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев