Самбочылар шәп чыгыш ясадылар!
Югары Пышма шәһәрендә 18-20 яшьлек яшүсмерләр арасында самбо буенча Свердловск өлкәсе беренчелеге узды.
Ярышларда якташларыбыз — 1нче лицейны тәмамлаган Әлфис Шәйхетдинов һәм Чистай Выселкасы мәктәбен тәмамлаган Михаил Грызунов та катнашты. Ике спортчы да Урал федераль университеты студенты. Безнең егетләр лаеклы чыгыш ясадылар һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Михаил Грызунов I урынны алды. Әлфис Шәйхетдинов финалда спорт мастерына җиңелде һәм II урынны алды. Безнең ике спортчыбыз да спорт мастерлыгына кандидатлар.
Михаил һәм Әлфис Урал федераль округындагы ярышларда катнашу мөмкинлегенә ия булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев