Салымнар - бюджетның иң керемле чыганагы
Чистай муниципаль районы Советының чираттагы өченче утырышы район башлыгы Дмитрий Иванов рәислегендә узды.
Көн тәртибенә унөч мәсьәлә чыгарылган иде. Алар районның социаль-икътисади үсешен фаразлауга, аның бюджетына, административ комиссия эшчәнлегенә, район Уставына үзгәрешләр кертүгә һәм башка мәсьәләләргә кагылды.
2021-2023нче елларга районның социаль-икътисади үсешен фаразлау турында башкарма комитет җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Ләйсән Кашапова сөйләде.
– Тулаем икътисади вәзгыятькә бәя биреп, 2020 ел нәтиҗәләре буенча тулай территориаль продукт күләме 20,629 миллиард сум булыр дип көтелә. Ел нәтиҗәләре буенча төяп озатылган продукция күләме 13,409 миллиард сум дип бәяләнә. Фаразланган чорда индустриаль парк мәйданчыгында планлаштырылган яңа инвестицион проектлар, шулай ук алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары проектларын гамәлгә ашыру каралган, – диде Ләйсән Кашапова.
Индустриаль парк территориясе үсүен дәвам итә, биредә 13 предприятие урнашкан. Резидентларның гомуми инвестицияләр күләме 7,100 миллиард сум тәшкил иткән. 913 эш урыны булдырылган, төяп озатылган продукция күләме 8,611 миллиард сум тәшкил иткән. Индустриаль парк предприятиеләре агымдагы елның 11 аенда 163 миллион сумлык салым түләгәннәр. Ягъни салымнарның һәр бишенче сумы индустриаль парк резидентлары тарафыннан түләнгән.
– Агымдагы ел нәтиҗәләре буенча инвестицияләр күләме 5,2 миллиард сум дип бәяләнә. Фаразланган чорда инвестицияләр күләме үсеше гамәлдәге предприятиеләрнең инвестицион проектларын гамәлгә ашыру, шулай ук «Чистай» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясенең булачак резидентлары хисабына тәэмин ителәчәк. 2020 ел ахырына резидентларның гомуми саны 25 предприятие тәшкил итәчәк. Шуларның 8е үз производствосын эшләтеп җибәрде, – дип ассызыклады Ләйсән Хәмзә кызы.
Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова 2021 елга һәм 2022-2023нче елларның планлы чорына Чистай районы бюджеты турында сөйләде.
– 2021 елда фаразланган керемнәрнең гомуми күләме 1,564 миллиард сум тәшкил итте. Шуның 525 миллионы – районның үз керемнәре, бу 33,6 процент. Башка дәрәҗәдәге бюджетлардан кире кайтарылмый торган акча республиканың Финанс министрлыгы тарафыннан 1,39 миллиард сум күләмендә билгеләнгән, – дип билгеләп үтә Наталья Карманова.
Үз керемнең гомуми суммасыннан төп өлеше физик затлар кеременә салымга карый, бу салымнар елдан-ел бюджет өчен әһәмиятле керем чыганагы булып кала.
Безнең районда салым түләүчеләр һәм юридик затлар саны – 208, шәхси эшмәкәрләр – 258. Эшчәнлекне колачлау түбәндәгечә: сәүдә-41 процент, эшкәртү сәнәгате – 16,2 процент, төзелеш – 6,3 процент.
– Бюджетның төп чыгымнары май боерыкларын гамәлгә ашыру кысаларында бюджет тармагы хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру, шулай ук киләсе елның 1 гыйнварыннан бюджет тармагында эшләүчеләрнең башка категорияләренең хезмәт хакы артуы белән бәйле. 1 гыйнвардан халык алдында йөкләмәләр, азык-төлек, медикаментлар сатып алу 4 процентка индексацияләнде. Коммуналь хезмәтләр 1 июльдән индексацияләнәчәк. Калган агымдагы чыгымнар 2020 ел дәрәҗәсендә кала, – дип билгеләп үтте Наталья Анфиногентовна.
Алга таба 2021 елга һәм 2022-2023нче елларның план чорына өстәмә акча бүлеп бирү турындагы мөрәҗәгатьләрне карау мәсьәләсе тикшерелде.
34 җитәкче район бюджетына теге яки бу чыгымнарны кертү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгатьләрнең гомуми суммасы 1,1 миллиард сум тәшкил итте. Киләсе елга планлаштырылган чыгымнар бу акчаны бүлеп бирергә мөмкинлек бирми дип билгеләп үтелде. Шуңа күрә депутатлар финанс чыганаклары булмау сәбәпле, өстәмә бюджет акчалары бүлеп бирүдән баш тарту турында карар кабул иттеләр.
Район Советының эш планы турында Чистай районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов мәгълүмат бирде. Ул билгеләп үткәнчә, эш планын депутат комиссияләрендә җентекләп карадылар. Нәтиҗәдә, ул расланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев