Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Салкыннарга 100 процентка әзер» 

Көзнең беренче салкыннары җитү белән, һәркем үз йортында җылы булуын көтә, җылыту сезоны планлаштырылган сценарий буенча үтәр дип ышана.

Барысы да әйбәт узсын өчен, җылылык белән тәэмин итүче оешма белгечләре сезонга яз көне үк әзерләнә башлый. Кыш көне котельный җиһазлары туза, чөнки салкын сезонда төрле бозылуларга дучар була. Кыска вакыт эчендә барысын да ремонтлап, төзекләндереп өлгерергә кирәк. Шуңа күрә яз азагында котельныйларда «кызу»  чор башлана.
Җылылык белән тәэмин итүче «Восток-Энерго»  оешмасы «Медик­лар йорты» , сәгать заводы микрорайоннарына җылы бирә. Алар карамагында ике котельный, аның җиһазларына белгечләр шулай ук техник хезмәт күрсәттеләр.
– Гомумән алганда, без шәһәрнең 71 күп фатирлы йортына, 5 балалар бакчасына, югары һәм гомуми белем бирү учреждениеләренә, 100гә якын предприятие һәм оешмаларына хезмәт күрсәтәбез, – дип билгели баш инженер Васил Ханипов. – Җылыту сезонына әзерләнгәндә, котельныйларда агымдагы ремонт ясалган. 854 метр торба салынды, даими җылыны тәэмин итүче җиһазны көйләү һәм гидравлик тикшерү, торбаүткәргечләрен төзекләндерү һәм диагностикалау эшләнде. Бүгенге көнгә җылыту сезонына 100 процентка әзер дип тулы ышаныч белән әйтеп була. Муниципалитеттан карар көтәбез.
Җылылык белән тәэмин итүче оешманың үзәк котельные штатында 25 кеше. Операторлардан тыш, биредә газ җиһазларына, контроль-үлчәү приборларына һәм автоматикага хезмәт күрсәтү буенча белгечләр хезмәт итә.
– Өйләрдәге температура турыдан-туры урамдагы температурага бәйле, без аны үзгәртә алмыйбыз. Системада суны җылыту температурасы автомат рәвештә башкарыла, – дип билгели котельныйның өлкән операторы Федор Исаев. – Кайберәүләр тәнкыйть белән шалтыраталар: кемгәдер эссе, кемгәдер салкын, әмма бездә барысы да билгеләнгән кагыйдәләр буенча. Районнарга җылылык бер ноктадан бирелә.
Йорт мичләренә, фатир батареяләренә эләккәнче, су җентекле химик чистарту аша уза. Аның йомшаклыгы һәм чисталыгы өчен әлеге предприятиедә аппаратчы-лаборант Нина Трунова җавап бирә.
– Минем эшем суны җылыту мичләре өчен әзерләүдән гыйбарәт. Җиһаз озак һәм яхшы эшләсен өчен, йомшак, чистартылган су кирәк. Мин аны чистарту сыйфатын күзәтәм. Ике сәгать саен лаборатор шартларда суны билгеләнгән нормаларга тикшерү үткәрелә, – дип билгели Нина Николаевна.
Күргәнебезчә, предприятие җылыту сезонына тулысынча әзер, әмма аның башлануының төгәл датасы билгеле түгел әле.
Муниципаль районның ТКХ, төзелеш, транспорт, энергетика, элемтә һәм юл хуҗалыгы бүлегендә безгә барысы да һава шартларыннан тора дип белдерделәр.
Моннан тыш, билгеләнгән нормалар бар, аларны үтәмичә, җылылыкны җибәрү мөмкин түгел. Күпчелек очракта, уртача көндәлек температура берничә көн дәвамында +8 градустан түбәнрәк торса, котельныйлар эшли башлый. Әмма җылыту сезонын халык гаризалары буенча иртәрәк тә башларга мөмкин.
Хәзер, төнге вакытта һава температурасы нульгә омтылганда, социаль өлкә, балалар учреждениеләрендә – балалар бакчасы, мәктәпләр һәм дәваханәләрдә җылылык аеруча кирәк.
Шуның өстенә, җылыту сезонын башлауны сузу катгый тыела, чөнки түбән температуралар йогынтысы нәтиҗәсендә, система туңарга һәм бозылырга мөмкин.
Җылыту буенча сораулары бар кешеләргә, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында «кайнар линия»  эшли. Халык +7 (843) 231-14-10 телефоны буенча шалтыратып дәгъва белдерергә яки җылылык җибәрү белән бәйле проблемалар буенча җитешсезлекләр бетерелсен өчен гариза калдырырга була.
Сүз уңаенда, Актаныш, Апас, Мөслим һәм Мамадыш районнары социаль объектларга җылылык бирделәр инде. Җылылык чистайлылар өенә дә килер дип ышанасы килә.

Анна Николаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай