Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Салкыннан һәм ачлыктан - этләр, аларның усаллыгыннан кешеләр зыян күрә

Шәһәр һәм район урамнарында хуҗасыз этләр бик күп йөри. Бу хакта редакциягә шалтыратулар, социаль челтәрләрдә күпсанлы комментарийлар да сөйли. Этләрнең көтү- көтү булып йөрүләре үтеп баручылар өчен бигрәк тә куркыныч тудыра.

Хуҗасыз этләр һәр микрорайонда да бар. Каядыр алар күбрәк, каядыр азрак кына. Көтүләре белән этләр урамнарда, ишегалларында, чүп-чар баклары янында йөриләр. Аларның һөҗүменә күпчелек очракта хат ташучылар, балалар дучар була.

Кем әйтмешли, медаль ике яклы. Бу очракта да шулай: кайберәүләр этләргә каршы агрессив булса, икенчеләре кешеләрнең шундый җавапсыз булуларына этләр гаепле түгел ди. Уйлап карасаң, ике як та хаклы кебек.

 

Урамнарда йөрергә дә куркыныч.

Ата-аналар балалары өчен курка, мәктәп юлында бала каршына бер көтү эт килеп чыкмас дип кем әйтә ала? Күптән түгел бер Чистай кешесе белән нәкъ шундый хәл килеп чыга да инде.

– Тегермән мәйданы микрорайонында җәй көне шәхси секторда бер кызны эт тешли. Хәзер аның хәле яхшы, аңа прививкалар ясаганнар. Әмма психологик курку калган. Баланың әти-әнисе сөйләвенчә, кыз хәзер мәктәпкә үзе генә барырга курка, аны әбисе йөртә, – дип сөйләде шәһәрле.

Хуҗасыз этләр хат ташучыларны да гел куркытып торалар. Җирле бүлектә сөйләүләренчә, аларның элеккеге хезмәттәшләрен бер генә тапкыр эт тешләмәгән.

– Безгә һәрвакыт кулыбызга таяк, борычлы баллончиклар, кайчакта хәтта таш та тотарга туры килә. Шулардан башка почта таратмыйбыз. Безнең хайваннарны җәберлисебез килми, әмма каршыга бер көтү эт чыкса, ничектер сакланырга кирәк ләбаса! Мондый проблема белән шәһәр читендә еш очрашабыз. Мәсәлән, Малореченская урамында көтүләре белән эт йөри, алар бит котыру чире белән авырый торган булырга мөмкиннәр, – дип сөйли почтальонка.

Саннар тынычландырмый. Әгәр дә тешләүләр буенча статистикага күз салсак, чәчләр үрә торырлык. Бу ел эчендә Чис­тай районында хайваннар тешләгән 261 очрак теркәлгән, шуның 164е этләрнеке. Хуҗалы этләр дә, хуҗасызлары да бар. Узган елның шул чорында медицина ярдәме сорап 294 кеше мөрәҗәгать иткән.

– Тешләүче этнең котырган булуы да ихтимал. Әгәр дә сезне «яхшы кыяфәтле» эт тешләсә дә, кичекмәстән Чистай үзәк дәваханәсе травпунктына мөрә­җәгать итәргә кирәк. Анда вакцина ясыйлар. Әгәр дә сукбай эт тешләсә, тулы курс дәвалану үтәргә, ягъни билгеле аралык белән җиде прививка ясатырга кирәк, – дип хәбәр итә гигиена һәм эпидемиология үзәге филиалы табиб-эпидемиологы Наил Мостафин.

 

Белергә кирәк!

Этләр, песиләр һәм кешеләрне тешләгән башка хайваннар тикшерү үтү өчен ветеринария клиникасына китерелергә тиеш. Нәтиҗәләр үзәк район дәваханәсенең травматология пунктына җибәрелә.

 

Март аеннан бирле Чистайда 168 сукбай этләрне тотканнар. Казан зоология үзәге белгечләренең хуҗасыз этләр­не тоту буенча эше яз башында старт алды. Хайваннарны тоталар, Казан приютына алып китәләр, стерильләштерәләр, аларны күзәтеп торалар.

- Бүгенге көндә 99 этне иреккә чы­гардык. Хайванның колагын­дагы биркасы аның стерильләштерелгән, агрессив булмавы хакында сөйли. Бүгенге көндә Казан приютында Чистайдан китерелгән 69 эт бар. Алар арасында алты айга кадәрге эт балалары һәм бүгенге көндә халык өчен куркыныч тудыручы этләр, – дип хәбәр итте шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фарход Садиков.

 

Эт тешләгәндә беренче ярдәм.

Әгәр дә сезне эт тешләгән икән, төшенкелеккә бирелергә кирәкми. Үзегезгә ярдәм итәр өчен акылыгызны эшкә җигегез. Кичекмәстән нәрсә эшләргә кирәклеге турында ашыгыч медицина ярдәме станциясе фельдшеры Александр Сидоров сөйли.

– Инфекция канга эләкмәсен өчен чарасын күрергә кирәк. Беренче чиратта яраны юарга һәм антисептик белән эшкәртергә. Моның өчен иң яхшысы – водород перекисе. Шуннан соң кан агуны туктату өчен яхшылап бәйлиләр. Йодны һәм зеленканы ярага эләктермәс өчен аларны саклык белән генә кулланырга кирәк, – дип сөйли фельдшер.- Тешләгәннән соң кан агуны шунда ук туктатырга ярамый, чөнки хайванның теш казнасында күп санлы микроб­лар яшеренгән, алар кан белән бергә чыга.

Үзлектән дәвалау белән шөгыльләнергә ярамый, чөнки үлекле инфекция таралу куркынычы зур.

Кешеләр генә түгел, хайваннар үзләре дә җәфа күрә. Һәр көн саен диярлек шәһәр урамнарында этләр машина астына эләгә. Хуҗасыз этләр проблемасы, йорт хайваннарын иреккә чыгару шундый фаҗигаләрнең башы. Дөресрәге, волонтерлар шулай уйлый, аларга дүрт аяклы дусларыбызны бик еш коткарырга туры килгән.

Волонтерлар Лайма дип исем биргән этнең язмышына да битараф калмадылар. Моннан ике атналап элек ул юл кырыенда ята иде, ә бүген яхшы кешеләр ярдәме белән тернәкләнеп килә.

Социаль челтәрләрнең берсендә аның өчен акча җыю башланды. Чистайлылар волонтерлар белән элемтәне безнең газета журналистлары аша тоттылар. Редакциягә шалтыратулар күп булды, эткә ярдәм итәргә әзер икәнлекләрен күрсәттеләр. Күптән түгел без шатлыклы хәбәр ишеттек: мәрхәмәтле йөрәкләр Лаймага яшәүгә мөмкинлеге тудырдылар.

Дүрт аяклы дустыбызга катлаулы операция кирәк иде. Моңа һәр хирург та алынмады. Әмма тырышкан таш яра диләрме әле. Эт турында кайгыртучанлык күрсәткән ветеринарлар да табылды. Операция уңышлы узды!

- Ул хәзер үзе әйләнә ала, алга китеш нык сизелә, әмма алда әле аны тернәкләнү көтә. Аның яшәүгә теләге зур. Мондый омтылыш белән барысы да яхшы булачак, – дип волонтерлар күңелле хәбәр җиткерделәр.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, этнең аяклары шул кадәр зарарланган ки, ул бары махсус коляс­ка ярдәмендә генә йөри алачак. Әмма бу иң куркынычы түгел, иң мөһиме – ул йөри алачак.

Әлегә эт башка шәһәрдә, әле аңа озак кына тернәкләнү, шулай ук коляска кирәк булачак.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, сукбай этләр армиясе өй хайваннары белән дә тулыландырыла. Җитмәсә алар бик тиз үрчиләр, эт балалары автоматик рәвештә хуҗасызга әйләнәләр. Хайваннар да кешеләр төсле ләбаса: ашыйсылары да, җылы урында йоклыйсылары да килә. Урамда хуҗасыз калган этләр үзеннән үзе усаллана, агрессивлана. Халык менә шуннан зыян күрә дә инде. Этләрен язмыш кочагына ташлаган хуҗалар да бу хакта уйлансыннар иде. Әгәр дә алар үзләре тәрбиягә алган хайваннар өчен җаваплылык тоя башласалар, урамда тилмереп йөргән этләр дә азаер.

                                                                                        

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев