Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Салкында дөрес җылыныгыз!

Янгын сүндерүчеләр мичләрне һәм җылыту приборларын кулланганда иминлек кагыйдәләрен искә төшерәләр.

Урамда температура көннән-көн төшә бара, шул рәвешчә йортларда да суыта. Яшәүчеләр мичләр, каминнар һәм төрле җылыту җайланмаларыннан файдалана башлыйлар.

Җылыту сезоны башлану белән торак йортларда һәм фатирларда көнкүреш янгыннары саны арта, моның сәбәпләре еш кына җылыту системаларыннан һәм җайланмалардан файдаланганда янгын иминлеге кагыйдәләрен тупас бозу, электр челтәрендә артык йөкләнеш, шулай ук гадәти ваемсызлык.
Нәкъ менә шуңа күрә Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлеге хезмәткәрләре гади таләпләрне үтәү турында алдан кайгыртып, янгын кебек бәла-казаларны булдырмый калырга мөмкин, дип искәртәләр.

– Мич, камин ягылганда яки газ плитәсе эшләгәндә өй дән чыгып китмәгез, аларны кечкенә балалар күзәтүенә калдырмагыз. Иң фаҗигале очраклар кызган мич яки камин янында өйдә балалар үзләре генә калганда килеп чыга, – ди Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегенең өлкән инспекторы Руслан Сафиуллин.

Ул җылыту сезоны башланыр алдыннан техник карау үткәрергә һәм мичләрне чистартырга кирәклеген искәртә. Чормаларда һәм башка янгын чыгу куркынычы булган биналарда төтен чыгу юллары һәм төтен чыгу каналлары булган диварлар агартылган булырга тиеш.
Мич һәм камин белән җылы тылган йортларда янгын чыгуның иң еш очрый торган сәбәбе – аларның артык кызуы. Камин яки мич диварларында ярыклар барлыкка килсә, алар аша ут телләре чыгарга мөмкин. Мичне кабызып җибәрү өчен җиңел ялкынсынучы сыеклыклар кулланылса, янгын чыгу куркынычы тагын да арта.

– Утынны һәм башка яна торган материалларны мич өстендә яки аның янында сакламагыз, мич ишеген ачык калдырмагыз. Фатирны газ плитәләре белән җылытмагыз, җылылык бары аш бүлмәсендә генә булачак, әмма кислород кимиячәк, сөрем газы бүленеп чыгачак. Моның нәтиҗәсендә баш авыртырга мөмкин, ә иң куркынычы – шартлау яки янгын килеп чыгарга мөмкин, – дип кисәтә янгын күзәтчелеге инспекторы.

Торакны электр приборлары белән җылытканда аеруча сак булырга кирәк.

– Исегездә тотыгыз, электр челтәренә бер үк вакытта шундый берничә приборны тоташтырырга ярамый, чөнки электр үткәргече артык көчәнештән җылына башлый. Ә ул иске дә булса, янгын чыгу куркынычы арта. Өстәвенә, электр җылыту приборларын янмый торган өслеккә, җиһазлардан һәм пәрдәләрдән мөмкин кадәр ераграк куярга кирәк. Аларның өстендә киемнәрегезне киптермәгез, өйдән чыгып киткәндә приборларны челтәрдән сүндерергә онытмагыз. Кешеләрнең үзләре ясаган электр приборларын файдалану сәбәпле килеп чыккан янгыннар саны да кимеми. Акчаны янга калдырам дип, үзегез ясаган җылыту приборларын файдаланмагыз, үзегезнең һәм якыннарыгызның гомерен куркыныч астына куймагыз, – дип киңәш итә Руслан Рамил улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев