Салават Кадыйровның яңа уңышы
Санкт-Петербургта кул көрәше буенча «Балтика Кубогы» Х юбилей Бөтенроссия турниры тәмамланды.
Турнирда 100дән артык Россия атлеты катнашты. Ярышлар ир-атлар арасында – тугыз һәм хатын-кызлар арасында биш авырлык категориясендә узды. Иң көчле һәм данлыклы көрәшчеләр арасында якташыбыз Салават Кадыйров та бар. Ул шәхси зачетта беренче урынны алды.
Күпсанлы чемпионатлар, бер-бер артлы тренировкалар: 10 елдан артык тәшкил иткән спорт эшчәнлеге дәверендә Салават Кадыйров кул көрәшенә карата кызыксынуны югалтмый. Киресенчә, һәр җиңү яки җиңелү аның рухын, холкын һәм ихтыярын чыныктыра. «Балтика Кубогы» Салават өчен үзенчәлекле турнир була. Бу юлы көткәннәр чынбарлыкка каршы була, әмма бары якты хис-кичерешләр генә калдыра.
– Республика данын алты кеше яклады. Безнең команда аз санлыларның берсе иде. Әмма шуңа да карамастан, без лаеклы чыгыш ясадык. Чистайдан турнирга минем белән бергә армрестлерлар Виктория Воронина, Полина Милютина, Алеся Крюшкина, Влад Узлов барды. Владтан кала, барысы да үз авырлык категорияләрендә беренче урыннарны яуладылар. Гомуми зачетта Татарстан икенче урынны алды. Алтын медальгә Питер командасы лаек булды. Өченче урынны кырымлылар яулады, – дип сөйли спортчы.
Шәхси зачетта беренче урын Салаватка җиңел бирелмәгән.
– Дөресен генә әйткәндә, турнирда мин бер көндәшләр белән очрашырмын дип көткән идем, ә анда баргач, башкалар, әмма шулай ук танылган һәм көчле көндәшләр белән ярышачагымны белдем. Алар барысы да Россия чемпионнары. Бөтен җирдәге кебек үк, чемпионатларда син әзер булмаган хәлләр килеп чыга. Бу юлы да мин Иваново шәһәреннән килгән көндәшем Эмин Пирсаатовка оттыра яздым. Ул мине җиңде дигәндә генә судья ярышны туктатты, чөнки минем терсәгем күтәрелгән, ягъни ярыш кагыйдәләре бозылган иде. Дөресен генә әйткәндә, мин бу вакытта үз көчемнән шикләнә башладым. Әмма хис-кичерешләрем аша мин бөтен көчемне кулыма җыеп, финалда оттым, – дип уртаклаша Салават Кадыйров.
Салават Чистайда яши, эшли һәм шөгыльләнә. Өч тапкыр Дөнья кубогында катнаша. Беренче ике ярыш армрестлерга икенче урын алып килә, ә 2018 елда ул үз авырлык категориясендә җиңү яулый. Хәзер Салаватның төп максаты – армрестлинг дөньясында ирешелгән югарылыкта калу өчен физик форманы ныгыту.
Тренеры Фоат Әнвәр улы Уразгильдеев белән бергә Салават республика чемпионатына әзерләнә, аның датасын пандемия аркасында күчергәннәр. Ярышларда җиңү Идел буе чемпионатында катнашуга юллама бирәчәк. Спортчы хезмәтенә хәлиткеч бәяне Россия чемпионаты бирәчәк. Алдагы ике чемпионатта яхшы нәтиҗәләр күрсәтсә генә, ул анда эләгә алачак.
Уңышка ирешү өчен вакытлыча уңышсызлыкларга һәм киртәләргә игътибар итмичә, максатка ныклап барырга кирәк. Шуңа күрә без Салаватка үҗәтлек, максатчанлык, күңел күтәренкелеге телибез. Аның һәм башка Чистай спортчыларының исемнәрен безгә әле күп тапкырлар ишетергә туры килер дип өметләнәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев