Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китергәне өчен җәза алды

Чистай шәһәр прокуратурасы 54 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд ир-атны РФ ҖКның 111нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган (кеше гомере өчен куркыныч булган сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерү) җинаять кылуда гаепле дип таба.

— Судта ачыкланганча, агымдагы елның 2 февралендә гаепләнүче Красноармейская урамындагы 121нче йортның баскыч мәйданчыгында басып торганда, танышы белән ачуланышкан һәм аңлы рәвештә аның башына һәм тәненә суккан, сәламәтлегенә авыр зыян китергән. Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды, кылган гамәлләрендә үкенде, — дип аңлатты Чистай шәһәр прокуроры ярдәмчесе Чулпан Гайнуллина.

Суд аңа 2 елга шартлы рәвештә 2 елга сынау срогы белән ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде. Суд карары законлы көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев