Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сәкинә Сөләйманованың осталыгы, кешелеклелеге балаларга тормышта дөрес юлны сайларга булышты

Укытучы һөнәре – җир йөзендә иң гүзәл һәм иң җаваплы һөнәрләрнең берсе. Мөгаллим исемен йөртү өчен табигать биргән сабырлык, зирәклек, көч, акыл тирәнлеге, олы йөрәк, күңел аклыгы кирәк.

Шушы сыйфатларга ия булган асыл зат ул – Сәкинә Гасыйм кызы Сөләйманова (Шакирова).

Ул 1934 елның 1 апрелендә Чис­тай районы Мөслим авылында Мәрьям һәм Гасыйм Шакировлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Аның бала чагы һәм яшьлек еллары сугыш чорына туры килә. Әнисе – оста тегүче, колхоз эшендә, әтисе – МТСта механик булып эшли. Гаиләдә алты бала, барысына да дөрес тәрбия биреп, укытып, җәмгыятькә кирәкле итеп үстерәләр.

Сәкинә бик белемле, эш сөючән булып үсә, мәктәпне яхшы гына тәмамлап 1951 елда Казан дәүләт педагогия институтының химия-биология факультетына укырга керә. 1955 елда уку йортын тәмамлагач, аны юллама белән Түбән Кама районы Кызыл Чапчак урта мәктәбенә химия укытучысы итеп җибәрәләр. Ул 34 еллык укытучылык хезмәт юлын шушы мәктәптә үткәрә.

Ул укучыларына химия серләрен төшендереп кенә калмый, ә нык кызыксыну уята. Укучылары арасында үз һөнәрләрен химия белән бәйләүчеләр дә күп була. Араларында табиблар, шәфкать туташлары, лаборантлар, төзелеп килүче химкомбинатка хезмәткәрләр һәм укытучы хезмәтен сайлаучылар күп. Аның дәрес бирү осталыгын өйрәнергә, тәҗрибәсе белән уртаклашырга дип төрле районнан укытучылар килә иде, хәтта мәгариф министры да дәресен тыңлады.

Хезмәттәге уңышлары өчен Сәкинә Гасыйм кызы төрле мактау – рәхмәт хатлары, диплом-грамоталар белән бүләкләнде. «Хезмәт ветераны», «Укытучы – методист», «Мәгариф отличнигы», «Социалистик хезмәт ярышында җиңүче – 1973 ел» билгеләре, «В.И. Ленинның 100-еллыгы» медале бирелде. Иң дәрәҗәлесе – яшь буынны тәрбияләүдә, белем бирүдә фидакарь хезмәте өчен «Почет билгесе» орденына (1976) лаек булды.

Эшли башлауга Сәкинә Шакирова әлеге мәктәпнең математика укытучысы Рәкыйп Сөләйманов белән таныша, бер елдан өйләнешеп тә куялар, бер-бер артлы өч балалары туа. Балалары да югары белемле. Олы уллары – Альберт программист һөнәрен үзләштерә, җитәкче урыннарында эшли. Икенче уллары – Азат хәрби һөнәрен сайлап, илебез чикләрен саклый. Ә кызлары – Роза Таҗетдинова 36 ел Кукмара мәктәпләрендә укытып лаеклы ялга чыга. Шулай ук аның кызы Алия дә укытучы һөнәрен сайлый. Ул Казан политехника көллиятендә 18 ел математика-информатика укыта, әнисе, әби-бабасы кебек зур уңышларга ирешеп, хезмәттәшләренең һәм студентларның хөрмәтен казанып хезмәт итә.

Шунысы кызганыч, Сәкинә Гасыйм кызы 1997 елда арабыздан китеп барды. Ул гомере буе туган ягын, табигатен, җиләкле аланнарын, челтерәп аккан чишмәләрен сагынып яшәде. Аның тормыш иптәше Рәкыйп Сөләйманов тыл ветераны, аның хезмәт стажы 46 ел, 94 яшендә балаларының, оныкларының, оныкчыкларының уңышларына сөенеп, бал кортлары карап, бакчасында җиләк-җимешләр үстереп яши.

Укытучылар династиясе дәвам итә. ТНВ каналында «Сөләймановлар – Таҗетдиновлар – укытучылар динас­тиясе» турында тапшыру күрсәтелде. Мәгариф һәм фән министры И.Г. Һ-адиуллин Гаилә көне уңаеннан үзе килеп котлап, рәхмәтен белдерде. Гаиләнең педагогик стажы 130 елдан артып китә.

Муса Җәлилнең «Имән» шигыреннән өзек бик урынлы булыр:
Җирдә кеше торса торсын,
Эзе калсын тирәк булып,
Үзе үлсә, эше калсын
Мең яшәрлек имән булып.

Элеккеге укучылары, хезмәттәшләре Сәкинә Гасыйм кызын әле дә хөрмәт белән искә алалар. Аның осталыгы, уңганлыгы, кешелеклелеге, биргән киңәшләре, ныклы белемнәре бик күп балаларга тормышта дөрес юлны, һөнәр сайларга булышкан, ныклы этәргеч биргән, өмет-ышаныч уяткан.

Укытучы! Ул – һәр һөнәргә юл башы. Сәкинә Гасыйм кызы да үз һөнәренең остазы булып кала. Укытучы ул һөнәр генә түгел – ул аның язмышы да.

Алия Таҗетдинова,
Казан политехника көллиятенең
югары категорияле укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев