Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Сак булыгыз: мошенниклар!

Прокуратура дроппердан 1 миллион сум түләтүне таләп итә

Шәһәр прокуратурасы дроппердан –мошенниклык схемасында катнашучыдан 1 миллион сум акча түләттерү турында дәгъваны судка җибәрде.

Әлеге дәгъвага нигез булып Чистай районында яшәүче 63 яшьлек хатын-кыздан 3,5 миллион сум акча урлау булды.

2025 елның 10 апреленнән 18енә кадәр явыз ниятле кешеләр, үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырып, «мошенниклардан саклау» дигән ният белән пенсинерканы үзенең саклык акчаларын алар күрсәткән исәп-хисап күчерергә ышандыралар. Гомуми суммасы 3 5 миллион тәшкил итә.

Мошенниклык факты буенча җинаять эше ачылды. Тикшерү эшләре барышында акча алучыларның берсен Марий Эль республикасында яшәүчене ачыкларга мөмкин булды. Аның исәп- хисап счетына урланган акчалардан 1 миллион сум акча килгән иде.

Чистай прокуратурасы, пенсионерканың мөлкәткә хокукларын саклап, суд тәртибендә хуҗаның исәп-хисап счетыннан барлык акчаны нигезләнмәгән баету дип барлык сумманы да тартып алу ны таләп итте. Дәгъва гаризасы төп мәсьәлә буенча карау өчен судка тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев