Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сак булыгыз: кызамык!

Ул ни өчен куркыныч һәм аннан ничек сакланырга

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, соңгы елларда Африка һәм Көнчыгыш Урта диңгез төбәкләрендә кызамык авыруы кабынып китүе теркәлгән. Хәлнең катлаулануы якын чит илләрдә дә билгеләнә.

Россиядә эпидемиологик вәз­гыять һәм кисәтү чаралары турында без Роспотреб­надзорның ТР буенча идарәсе Чистай территориаль бүлеге башлыгы Флюра Хәйруллина белән сөйләшәбез.

– Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, 2022 елның 8 аенда 153 илдә 155,5 меңнән артык кызамык авыруы очрагы теркәлгән. Авырудан үлүчеләр дә бар, – ди Флюра Сәлим кызы.

– Сәбәбе нинди? Авыру безнең ил территориясендә кабынып китәргә мөмкинме?

– Борчулы вәзгыятьнең төп сәбәбе – балаларның һәм өлкән­нәрнең кызамык авыруына каршы планлы иммунизациянең кимүе, прививкалардан баш тартучылар саны артуы.

Дөньяның төрле илләрендә кабынып киткән кызамык авыруы безнең илдә дә эпидемиологик вәзгыятьне катлауландыруда өстәмә куркыныч тудыра.

Хәзерге вакытта Россия тер­ри­ториясендә хәл конт­рольдә тотыла. Әмма кайбер төбәкләрдә якын чит илләрдән хезмәт эшчәнлеген башкару өчен килгән, прививка ясатмаган гражданнар хисабына кызамык авыруының артуы күзәтелә. Еш кына эпидемия процессына дини сәбәпләр аркасында прививка ясатмаган, шулай ук күчмә тормыш алып барган һәм медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итмәгән кешеләр керә.

– Кызамык вирусы йогышлымы, аның билгеләре нинди?

– Бу югары контагиозлы кискен йогышлы авыру һава-тамчы юл белән күчә. Тән температурасы 40,5 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин, авыз куышлыгының һәм өске сулыш юлларының лайлалы тышчалары ялкынсынуы, конъюнктивит һәм тире катламында таплы-папулезлы тимгелләр барлыкка килү белән характерлана.

– Бу авырудан соң өзлегүләр буламы?

– Өзлегүләр үзәк нерв системасы, сулыш алу һәм ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеге белән бәйле: ларингит, бугазның лайлалы ярысы ялкынсыну, бронхит, трахеит, отит, синусит, беренчел кызамык пневмониясе, кызамык энцефалиты, гепатит, лимфаденит һәм башкалар.

– Авыруны кисәтүнең төп чаралары нинди?

– Иң нәтиҗәлесе – иммунизация. Чистай Роспотребнадзоры элегрәк кызамык авыруы белән авырмаган, бу инфекциягә каршы прививка ясатмаган, чит илләргә сәяхәт итәргә планлаштыручы гражданнарга китәргә ике атнадан да ким булмаган вакытта прививка ясатырга киңәш итә. Исегездә тотыгыз, үзегезнең һәм балаларыгызның сәламәтлеге сезнең кулда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев