Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сайлаулар тыныч узсын: Дмитрий Иванов сайлаучыларның иминлеген тәэмин итәргә кушты

Чистай муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы 15 марттан 17сенә кадәр барган РФ Президентын сайлаулар вакытында иминлекне тәэмин итү мәсьәләләренә багышланды.

Ул район башлыгы Дмитрий Иванов рәислегендә узды.

Сайлауларга әзерлек һәм аларны үткәрү чорында террорчылык янауларын кисәтү, җәмәгать иминлеген һәм хокук тәртибен тәэмин итү буенча күрелгән чаралар турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция начальнигы урынбасары Василий Кузьмин хәбәр итте.

— Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге террорчылык күренешләренә юл куймауга һәм килеп туган хәлгә вакытында тәэсир итүгә юнәлдерелгән оператив-кисәтү чаралары комплексы үткәрә, — дип билгеләп үтте ул. — Планлаштырылган чараларның үтәлешен контрольдә тотуны оештыру, сайлаулар вакытында җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә җәлеп ителгән көчләрне һәм чараларны координацияләү максатларында, шул исәптән башка хокук саклау органнары белән үзара хезмәттәшлек буенча, хәлнең мөмкин булган катлаулануына тәэсир итү буенча идарә карарлары эшләү максатларында оператив штаб һәм эшче төркем төзелде. Бүлекнең шәхси составы сайлауларга әзерлек һәм аларны үткәрү чорына көчәйтелгән эш режимына күчерелә.

Бу мәсьәлә буенча өстәмә доклад белән Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлеге башлыгы Госман Гатин чыгыш ясады. Ул сайлаулар вакытында янгын иминлеген тәэмин итү буенча башкарылган эшләр комплексы турында сөйләде.

— Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча контроль-күзәтчелек чаралары оештырылган барлык тавыш бирү урыннарын исәпкә алды, — дип хәбәр итте Госман Равил улы. — Тавыш бирүнең һәр объектында бүлек, 67нче номерлы янгын-коткару часте, ирекле янгын күзәтчелеге хезмәткәрләреннән торган кизү тору оештырылачак.

Чыгыш ясаучыларны тыңлап, район башлыгы барлык юнәлешләр буенча җәмәгать иминлеген һәм хокук тәртибен тәэмин итү буенча кирәкле гамәлләрне төгәл башкарырга кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев