Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәрнең үзәк мәйданында эскәмияне ватканнар, агачны сындырганнар

Шәһәрнең үзәк мәйданы өстеннән җил-давыл узган кебек. 29 октябрьдән 30 октябрьгә каршы төндә кемдер анда тәртипсезлек оештырган.

Иртә белән чистайлыларны күңелсез күренеш көтте: мәйдандагы эскәмияләр урыннарыннан кузгатылган, яшь агач сынган.
— Бүген иртәбез шулай башланды: шәһәр үзәгендә эскәмияләрне ватканнар һәм агачларга зыян китергәннәр! Бик кызганыч, — дип уртаклашты үзенең социаль челтәрләрендә район башлыгы Дмитрий Иванов. — Безнең һәрберебез шуны истә тотарга тиеш: әйләнә-тирәбезне кайгырту — һәр гражданинның бурычы.
Дмитрий Алексеевичның бу сүзләренә шунда ук чистайлылар кушылды. Җирле халык аптырашта калган: «Сүз дә юк. Бик кызганыч», «Эскәмия кемгә комачаулады икән?», «Моны эшләгән кешедә башкаларга карата бернинди хөрмәт тә юк!», — дип яздылар чистайлылар.
Моны оештыручыда вөҗдан хисе уянганмы-юкмы — без белмибез. Әмма шунысы хак, мондый матурлыкны бозып, ул тирә-юньдәге кешеләр турында бөтенләй уйламаган. Ә бит бу күп кенә чистайлыларның яраткан урыны.
Чистай муниципалитетында булган мәгълүматларга караганда, үзәк мәйданда тәртипсезлек кылган кеше хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан ачыкланган. Килеп чыккан хәлнең барлык шартлары ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев