Шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләрен яңарттылар
Бишенче чакырылыш шәһәр Советының җиденче утырышы булды. Аны шәһәр башлыгы Дмитрий Иванов үткәрде. Очрашу вакытында депутатлар көн тәртибендәге биш мәсьәләне карадылар
Көн тәртибенең беренче пункты булып шәһәр территориясен төзекләндерү кагыйдәләрендәге үзгәрешләр тора. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Плотников доклад белән чыкты. Төзәтмәләр берничә бүлеккә: ял итү һәм кешеләр күп була торган урыннарда җыештыру, санитар чистарту һәм төзекләндерү; күпкатлы йортлар янындагы йорт яны территорияләрен җыештыру һәм төзекләндерү мәсьәләләренә кагылды.
Аннары депутатлар алдында шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов чыгыш ясады. Ул шулай ук муниципаль хезмәтнең һәм Совет эшенең регламенты турында сөйләде, муниципаль хезмәткәрләрнең федераль закон белән регламентлаштырылган керемнәре турында мәгълүматлар бирүнең яңа кагыйдәсе турында хәбәр итте. Шуның белән бәйле рәвештә муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре, чыгымнары һәм милекләре турында мәгълүматлар бирүгә кагылышлы алдагы карарларның бер өлеше үз көчен югалтты дип табылды.
Барлык тикшерелгән мәсьәләләр буенча депутатлар бертавыштан уңай карарлар кабул иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев