Шәһәребезнең музей-күргәзмә комплексында якташыбыз, шагыйрә, журналист, тәрҗемәче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Флера Тарханованы искә алу кичәсе узды
Флера апа Чистайга очрашуларга, әдәби кичәләргә еш кайта иде. Авылдашым, язучы Кояш апа Тимбикова белән икәү бергә кайткан чаклары да күз алдымда.
Икесе дә милләтебезнең гүзәл, затлы кызлары. Бер яктан аларның чыгышлары күңелләрне рухландырса, икенче яктан аларның килеш-килбәтләре, матур киемнәре сокландыра, кәефләрне күтәрә иде. Без аларны сәгатьләр буе тыңласак та, арымый идек. Һәр сүзләрен йотлыгып тыңлап, татар язучылары нәкъ шундый буладыр дип колагыма киртләп тә куйган идем…
…Һәм менә бүген шушы гүзәл затларның берсе Флера ханым Тарханованы искә алу кичәсендә утырам. Аның безнең арада юклыгына ышанып та булмый. Менә-менә килешле, горур кыяфәте белән сәхнәгә килеп чыгар төсле. Тик юк шул… Сәхнәгә тезелгән күпсанлы туганнары арасында ул да булсамы?! Күңелне сагыш та, шул ук вакытта бүгенге матур кичә өчен сөенеч тә били…
Флера апаның сеңелесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, әлеге кичәне үткәрүдә башлап йөрүче Алсу Тарханова туганнарын сәхнәгә чакыргач, зал көчле алкышларга күмелде. Әнә ул ишле, зыялы нәсел горурлыклары… Яуширмәнең җырга-моңга гашыйк Сәрвәр апа белән гармунчы Габдрахман абый Тархановларның тугыз баласы да туган якларының билгеле шәхесләре булып җитешкән, илгә-көнгә намуслы хезмәт куйганнар. Элеккеге Татарстан мәдәният министры Илдус абый Тарханов та сеңелесе турында якты хатирәләре белән уртаклашты. Ә икетуганы КФУның экс-деканы Илдар Тарханов Флера апасы белән бик якын, дус, уртак фикерләре күп булуы, аңардан даһилык, үзгә бер җылылык бөркелүен җылы, рәхәт итеп сөйләп үтте…
Бирегә башкалабыздан килгән галимнәрне, язучыларны, шагыйрьләрне күреп кем генә сөенмәде икән? Милләтебезнең йөзек кашлары безнең кадерле шагыйрәбезне олылап, якын итеп безнең белән истәлекләр уртаклашырга килгәннәр. Язучы, профессор Фоат ага Галимуллин беренчеләрдән булып сүз алды.
— Бүген без искиткеч күркәм күренешләргә тап булдык. Карагыз әле, күпме туганнар матур итеп тезелешеп утырганнар! Тархановлар гаиләсе рухи яктан бик бай, чын мәгънәсендә, затлылыгын, зурлыгын күрсәтә торган гаилә. Миңа әнә шушы гаиләнең бер әгъзасы булган Флера янәшәсендә басып сөйләргә дә, аралашырга да, иҗади хезмәттәшлек итәргә дә туры килде. Ул дөньяның, тормышның төрле яклары турында борчылып яшәде. Студентлар белән дә бик теләп эшләде, тормыш нечкәлекләрен тоемлый, күрә белә иде.
Татар әдәбияты галиме, дәреслекләр авторы, профессор Хатыйп ага Миңнегулов гадәттәгечә шаяртып алырга да онытмады.
— Әгәр дә университетта мин Флераны укытмасам, нәрсә булыр иде икән? — диде ул уенын-чынын бергә кушып. — Чистайга соңгы вакытта еш килә башладык. Шулай булмый мөмкин дә түгел, сездә табигать искиткеч, төрле милләт халыклары дус-тату гомер кичерәләр. Флера кебек күпме талантлы, хезмәт сөючән кешеләр чыккан.
Ихлас елмаюы белән күңелләрне эретә торган, әле күптән түгел генә Язучылар берлегенә кабул ителгән язучы Рәҗәп Бәдретдинов та күңелендәге хисләрен залдагыларга җиткерде.
–Чистайга без рәхәтләнеп киләбез. Ачык йөзле кешеләре, бәрәкәтле туфрагы, шундый шәхесләр бирүе белән ул үзенә тартып тора. Илгә-көнгә акыллы сүз әйтә белүче шундый шәхесләр үстергән нәсел китапларга кертерлек. Флера апабызның урыны оҗмах түрләрендә булсын, — диде ул.
Хәбир Ибраһимов исә Флера апаны «халык күңеленә кергән шагыйрә» дип атады. Язучы гына түгел, бик моңлы җырчы да икән әле Хәбир ага, ул җыр сузганда тын да алырга оныттык бугай…
Якташ язучыбыз Миңзифа Әхмәтшина да Флера дусты турында истәлекләрен бәян итте.
Яуширмә авылыннан килгән Лилия Гәрәева, Лилия Фәсхетдинова, Ләлә Зариповалар чыгышы да авылдаш шагыйрәләрен сагыну белән сугарылган иде.
–Аның һәр шигыре — үзе бер хәзинә. Без авылыбызда Флера апаны искә алу кичәләре үткәреп торабыз. Ул авылдашлары күңелендә, шигырьләрендә яши, — диде Яуширмә мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Фәсхетдинова.
–Әлеге искә алу кичәсен башлап йөрүче, оештыручы Алсу апа Тархановага чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Мин
китапханәче буларак, китапханәгә килүчеләргә аның шигырьләрен тәкъдим итәм, — ди Ләлә ханым Зарипова.
…Чыгышлар Флера апа сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп барды. Аларны Чистаебызның моң иясе Рафик Әхмәтов, башкалабыз җырчылары Рамил Миндияр, Базарбай Бикчәнтәев, Нәргиз яңгыратты. 5нче мәктәпнең 3 сыйныф укучысы Самат Нуруллин һәм 2нче гимназиядән Камил Закиров сөйләвендә «Кәләпүшне кыңгыр салып» шигырен бик рәхәтләнеп тыңладык.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәриповның сүзләре исә шигъри көчнең бала тәрбияләүдә ролен күрсәтә.
–Мин Тархановлар нәселе алдында баш иям. Әлеге гаиләнең үрнәген бөтен татарларга таратырга кирәк. Безгә Флера апа гаиләсе белән аралашып яшәү насыйп булды. Ул безнең гаиләгә балалар язучысы буларак та килеп керде. Аның «Карлыган белән чия» һәм башка китапларында сурәтләнгән тәртипле балалар образы аша без үз балаларыбызны тәрбияләдек, — диде ул
Ирек Илдус улы әлеге чараны үткәрүдә активлык күрсәткән якташларыбызга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Чистай музей-тыюлыгы директоры Светлана Скучаева Гаилә елы уңаеннан әлеге кичәнең әһәмияте турында ассызыклады, барысына да рәхмәт белдерде.
…Тантаналы чарадан соң якташ шагыйрәбезнең «Күңелем моңнары» дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды. Барыбыз да дулкынлана-дулкынлана күргәзмә залына атладык. Дулкынланырлык та шул… Биредә шагыйрәнең шәхси әйберләре, сәхнә киемнәре, өй җиһазлары, музыка кораллары, кулъязмалары, диварларда шәхси фотосурәтләр урын алган. Барысы да кызы Ләйсән, якыннары, туганнары өчен бик кадерле әйберләр. Аларда әле дә Флера апаның кул җылысы, уй-кичерешләре саклана.
Ә дивардагы зур, матур фотосурәтеннән ул гадәттәгечә елмаеп, безне сәламли сыман…
Биографик белешмә
Флера Габдрахман кызы Тарханова 1947 елның 25 маендаиң хөрмәтле нәселләрнең берсе — Тархановлар гаиләсендә туа. Арча педагогия училищесын тәмамлый, укытучы булып эшли. Аннары Казан дәүләт университетына укырга керә, аны тәмамлагач, «Радиоприбор» заводында инженер-конструктор хезмәтендә була. Туксанынчы елларда ул журналистикага кереп китә. «Шәһри Казан», «Татарстан хәбәрләре» газеталарында тәрҗемәче була. 1995 елдан ТР Министрлар Кабинеты Аппаратында тәрҗемәче, баш референт булып эшли. Көндәлек матбугатта мәхәббәт, яшьлеккә багышланган әдәби тәрҗемәләре, очерк-хикәяләре, шигырьләре басыла, балалар өчен шигырьләр, әкиятләр яза. Аның «Синең кайнар сулышың», «Уңган кыз», «Йөрәгемә яшерелгән серләр!», «Серле дөнья» һәм башка китапларын укучылар яратып укый. Флера Тарханова — Гаяз Исхакый премиясе лауреаты.
2018 елның 31 июлендә вафат була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев