Шәһәрдә тәүлек әйләнәсе ведомстводан тыш сакның ике тоткарлау төркеме эшли
Бүген, 27 мартта, Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәте оешуга 10 ел тула
Бүгенге көндә Россия Милли гвардиясе гаскәрләре Ватанны саклаучыларның күп гасырлык данлы традицияләрен дәвам итәләр. Бу традицияләр Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләре, ОМОН һәм СОБР бүлекчәләре, ведомстводан тыш сак һәм лицензия-рөхсәт бирү хезмәтләре тәҗрибәсен берләштергән заманча буыннарның фидакарьлеге белән арттырыла.
Росгвардия җәмәгать тәртибен саклауда, гражданнарның иминлеген тәэмин итүдә һәм ил мәнфәгатьләрен яклауда төп роль уйный. Аның күпкырлы эшчәнлеге террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәшне, корал әйләнешен контрольдә тотуны, төрле объектларны саклауны һәм башка бурычларны хәл итүне үз эченә ала.
Катлаулы геосәяси вәзгыять шартларында РФ Милли гвардиясе гаскәрләренең роле тагын да зуррак әһәмияткә ия була. Күп кенә сугышчылар махсус хәрби операция зонасында хезмәт итәләр, тынычлык яклы кешеләрне һәм дәүләт мәнфәгатьләрен фидакарьләрчә яклыйлар. Алар көн саен үз сафларында чын патриотлар хезмәт итүен исбатлыйлар.
Татарстанда ун ел дәвамында Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәтенең территориаль идарәсе уңышлы эшләп килә. Идарә оешканнан бирле республиканың хокук саклау органнары арасында үз урынын алып тора, анда яшәүчеләрнең тынычлыгын саклауга саллы өлеш кертә. Шулай ук берничә ел дәвамында ул Росгвардиянең Идел буе округының Жуков орденлы шундый ук идарәләре арасында иң яхшысы булып тора.
Структурада иң күп санлы хезмәтләрнең берсе – ведомстводан тыш сак. Бүген ведомстводан тыш сак бүлекчәләре төбәкнең барлык эре шәһәрләрендә һәм башка муниципаль берәмлекләрендә бар. Алар килешүләр нигезендә физик һәм юридик затларның мөлкәтен саклау буенча мөһим бурычларны үтиләр, дәүләт әһәмиятендәге объектларның һәм гражданнар күп була торган урыннарның террорчылыктан саклану торышын тикшереп торалар. Алар арасында – хакимият органнары биналары, тарихи һәм мәдәни мирас объектлары, мәгариф, медицина учреждениеләре, корал саклау бүлмәләре һәм күп кенә башка нәрсәләр.
Моннан тыш, хезмәткәрләр үзәкләштерелгән күзәтү пультларына тоташтырылган объектларда сак һәм хәвеф сигнализациясе чараларының эшләве турындагы хәбәрләргә оператив җавап бирүне тәэмин итәләр. Башка хокук саклау структураларындагы коллегалары белән бергә алар мәдәни-массакүләм һәм спорт чаралары вакытында җәмәгать тәртибен саклауда актив катнашалар. Дислокация урыннарында һәм патрульлек итү маршрутларында җинаятьләрне кисәтәләр һәм булдырмый калалар. Болар – урлашулар, талау, үтерү, сәламәтлеккә авыр зыян салу, наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләр. Ведомство хезмәткәрләре федераль эзләүдә булган затларны тоткарлауда ярдәм итәләр.
Ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре ярдәм кирәк булганнар янына һәрвакыт беренчеләрдән булып баралар: янгыннарда, юл-транспорт һәм башка гадәттән тыш хәлләр вакытында коткару хезмәтләренә ярдәм күрсәтәләр.
Чистайда хәзерге вакытта 2 тоткарлау төркеме җәмәгать иминлеген саклау өчен тәүлек әйләнәсе эшли. Маршрутларны дөрес төзү хисабына мобиль нарядлар хәвефле чакыру буенча объектларга санаулы минутларда килеп җитәләр. Калган вакытта алар урамнарны патрульлек итәләр һәм гражданнарның иминлеген тәэмин итәләр.
– Техник чаралар ярдәмендә 484 фатир, гражданнарның яшәү һәм мөлкәтне саклау урыннары, автотранспорт һәм 454 объект саклана, – дип сөйли Чистай районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы полиция капитаны Сергей Семенов. – Агымдагы елда ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре тарафыннан саклана торган объектлардан килгән 303 «хәвеф» сигналы эшкәртелгән. Шуны билгеләп үтәсем килә, саклана торган объектларда ун елдан артык инде урлашуларга юл куелмаган.
Үзләренең һөнәри бәйрәмнәрендә Росгвардия хезмәткәрләре шулай ук постта торалар, үз хезмәт бурычларын батырларча һәм фидакарьләрчә үтиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев