Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәрдә һәм районда бер көндә ике янгын теркәлгән

Аларның берсендә ир-ат һәлак булган

Бу хакта Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегендә хәбәр иттеләр.

— 18 февральдә, төнге сәгать икедә, Мөслим авылында, Мәктәп урамындагы йортта янгын чыгуы турында хәбәр килде. Янгын сүндерү подразделениесе килеп җиткәндә фатирдагы йокы бүлмәсен ут чолгап алган була. Янгын нәтиҗәсендә торак бина зыян күрә, 1980 елгы ир-ат һәлак була. Янгын чыгуның башлангыч сәбәбе — тәмәке тартканда саксызлык, — дип аңлатма бирде бүлекнең өлкән инспекторы Илнур Гайнуллин.

Икенче янгын да 18 февраль төнендә була, ләкин инде шәһәрдә. Заводская урамындагы шәхси йортларның берсендә мунча яна. Бәхеткә, үлүчеләр, зыян күрүчеләр юк. Күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегендә аңлатуларынча, янгын чыгуның башлангыч сәбәбе — мичләрне эксплуатацияләгәндә янгын иминлеге кагыйдәләрен бозу.

— Ут белән сак эш итмәү, бигрәк тә тәмәке тартканда, йортта янгын чыгуның киң таралган сәбәбе булып тора. Моннан тыш, тәмәке тарту аркасында чыккан янгыннар күп очракта үлемгә китерә, — дип ассызыклады Илнур Гайнуллин.

Белергә кирәк!

Белгеч фаҗигагә юл куймас өчен үтәлергә тиешле кагыйдәләрне искә төшерде:

— Бервакытта да урын өстендә һәм йокымсыраган килеш тәмәке тартмагыз, чөнки сез йоклап китәргә һәм кабызылган тәмәке кулыгыздан төшеп китәргә мөмкин, бу янгын чыгуга китерәчәк һәм моның нәтиҗәсе аяныч тәмамланырга мөмкин.

— Янмый һәм кызмый торган материаллардан ясалган төпчек савыты кулланыгыз. Шулай ук янып торган тәмәкене, яки башка нәрсәне күзәтүсез калдырмагыз;

— Төпчек савытыннан көлне чүп савытына салмагыз, чөнки бу чүп-чар януга китерергә мөмкин.

— Балконда тәмәке тартмагыз һәм сүндерелмәгән тәмәкене аска ташламагыз. Һава агымы белән очкыннар бик җиңел түбәнрәк урнашкан балконнарга очып керергә мөмкин. Әгәр анда яна торган материаллар да булса, янгын үзен озак көттермәячәк. Шул ук вакытта балконнар (лоджияләр) буенча таралып, янгын барлык катларны да колачларга мөмкин.

— Сүндерелмәгән тәмәке төпчеген үлән өстенә ташламагыз. Үлән бик тиз янып китәргә мөмкин.

— Предприятиеләрдә һәм оешмаларда махсус билгеләнгән һәм моның өчен җиһазландырылган урыннарда гына тәмәке тарту рөхсәт ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев