Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәр үзәгендә – алма бакчасы

Яшелләндерү акциясендә берничә буын вәкилләре катнашты

Чистайда агачлар утырту буенча акция булып узды. Үзәк универмаг янындагы фонтан янындагы скверда алмагачлар утырттылар.

Әлеге акциядә муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов, республика ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Хәбир Иштирәков, ветераннар (пенсионерлар) советы әгъзалары, шулай ук Балалар йортында тәрбияләнүчеләр, 2нче номерлы гимнзиядән яшь армиячеләр катнашты.

Агачларны шулай ук коммуналь предприятие һәм бер банк учреждениесе вәкилләре дә утыртты. Соңгылары алмгачларны карап торырга вәгъдә итеп шефлыкка да алдылар.

– Без «Буыннар бәйләнеше» акциясе кысаларында агачлар утырту буенча чара үткәрү тәкъдиме белән чыккач, Чис­тай районы башлыгының хуп­лавына бик шат. Һәм менә без, берничә буын вәкилләре, әлеге искиткеч алмагачларны утыртабыз, озакламый биредә менә дигән алма бакчасы булачак, – дип билгеләп үтте республика ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Хәбир Иштирәков.

Барлык үсентеләргә дә күп итеп су сиптеләр һәм теркәде­ләр. Коммуналь хезмәткәрләр әйтүенчә, үсентеләр ныгып, үсеп киткәч, каккан казыкларны алачаклар.

– 30 ел элек без авыл хуҗа­лы­гы техникумы янына агачлар утырткан идек. Хәзер алар үсеп киттеләр, анда матур, яшел каенлык үсеп чыкты. Әлеге алмагачлар да зур, нык агачларга әверелерләр, чистайлыларны һәм шәһәребез кунакларын үзләренең матурлыклары белән сөендереп торырлар дип ышанабыз, – дип сөйли район башлыгы Дмит­рий Иванов.

Үзенең әлеге акциядә катнашуына 2нче номерлы гимна­зия­нең 10 сыйныф укучысы Юлия Суздалева да бик шат. Мәктәптәге һәм «Яшь армияче» отрядындагы дуслары белән бергәләп ул берничә алмагач утырткан.

– Мондый акцияләр бик мөһим һәм бик кирәкле дип саныйм. Яшь агачларны утыр­ту безнең шәһәребезне яшелләндерүгә һәм төзеклән­дерүгә ярдәм итә, аны тагын да матурлый, ямьләндерә. Әлеге чарада төрле буын вәкилләре катнашу аеруча игътибарга лаек. Бу үзенә күрә буыннар бәйләнеше, шундый игелек­ле эшләрне буыннан-буынга тапшыру. Мин бу скверда бик еш ял итәм, хәзер исә килгән саен: «Менә бу алмагачны мин утырттым дип сөенәчәкмен», – дип елмая-елмая үз уй-кичерешләре белән уртаклашты Юлия.

Акция барышында төрле сорттагы 10 алмагач утыртылды. Коммуналь хезмәткәрләр әйтүенчә, агачларга башта гел су сибеп торырга кирәк. Бу эшне алар үзләренә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев