Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәр суды рәисе урынбасары итеп Радик Кәримов билгеләнде

Чистай шәһәр суды рәисе әлегә билгеләнмәгән. Радик Кәримовка рәис билгеләнгәнче аның вазифаларын йөклиләр.

6 елга шәһәр суды рәисе урынбасары итеп элек җәмәгать судында хезмәт иткән Радик Кәримов билгеләнде. Элек Чистай шәһәр суды белән җитәкчелек иткән Андрей Карпов Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы суды рәисе итеп билгеләнде.

Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе урынбасары Айдар Галиәкбәров, идарә башлыгы урынбасары - Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсенең баш хисапчысы Алексей Кукушкин, Чистай районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов Радик Хикмәтулла улын яңа вазифага билгеләнүе белән котладылар һәм коллективка тәкъдим иттеләр.

– Радик Хикмәтулла улы, сезне яңа вазифага билгеләнүегез белән котлыйм. Сезгә иминлек, тынычлык һәм сәламәтлек телим. Без сезне белемле белгеч буларак беләбез. Иманым камил, Чистай шәһәр суды, элеккечә кебек үк, гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклаячак, – диде Константин Валентинович.

– Югары Суд җитәкчелегенә, Суд департаментына күрсәтелгән югары ышаныч, ярдәм өчен рәхмәт белдерәм. Шәһәр суды коллективы белән без күптәннән эшлибез, барлык хезмәткәрләр хезмәт сөючән һәм җаваплы. Алга таба да шулай ук тату эшләрбез һәм яңа уңышларга ирешербез дип өметләнәм, – дип мөрәҗәгать итте Радик Кәримов биредә җыелучыларга.

Радик Кәримов хезмәт эшчәнлеген 2003 елда Чистай ГРОВДсы каршындагы тикшерү бүлеге тикшерүчесе вазифасында башлый, аннары 2008 елдан Чистай эчке эшләр бүлеге каршындагы тикшерү бүлегенең өлкән тикшерүчесе, 2011 елдан өлкән тикшерүче, тикшерү бүлеге башлыгы урынбасары, Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге башлыгы урынбасары – Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча тикшерү бүлеге башлыгы булып эшли.

2018 елда Радик Кәримов республиканың Чистай суд районы буенча 4нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясы итеп сайлана. Аның юридик һөнәре буенча эш стажы – 14 елдан артык, судья вазифасында – 4 елдан артык. Сигезенче квалификация классына ия.

Белешмә

Радик Хикмәтулла улы Кәримов 1984 елда Чистайда туган. 2007 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын, 2017 елда магистратура программасы буенча И.Н. Ульянов исемендәге Чуваш дәүләт университетын, 2021 елда Мәскәүдә Россия дәүләт суд эшчәнлеге университетын тәмамлый, бакалавриат программасын үзләштерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев