Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәр Советының чираттан тыш утырышы булды

Чистай шәһәр Советының чираттан тыш 33нче утырышын шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов алып барды.

Аның төп темасы «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлегенең генераль планына үзгәрешләр кертү турындагы Чистай шәһәр Советы карарын үз көчен югалткан дип тану» мәсьәләсе булды. Бу хакта Чистай районы башкарма комитетының архитектура бүлеге начальнигы Андрей Шумилов хәбәр итте.
— Карарны килештерү барышында Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының кисәтүләре барлыкка килде, алар бетерелде. Әмма шәһәр төзелеше кодексында генераль планга яңаны расламыйча гына үзгәрешләр кертү дигән төшенчә юк, — дип аңлатты Андрей Александрович. — Шуңа күрә хәзер без бу планны гамәлдән чыгарырга, үзгәрешләр кертергә һәм аны тагын кабул итәргә тиешбез.
Депутатлар бертавыштан әлеге карарны үз көчен югалткан дип таныды.
Утырыш азагында депутатларга шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең яңа урынбасары Айрат Хамматовны тәкъдим иттеләр, ул шәһәр башлыгы куйган бурычлар турында сөйләде, яңа вазифада үз эшенең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде.
— Шәһәрне төзекләндерү мәсьәләләрен, торак-коммуналь комплекс проблемаларын, киләчәктә бу мәсьәләләрне сезнең белән бергә (редакциядән: депутатларга мөрәҗәгать итеп) хәл итү өчен, ныклап өйрәнергә җыенам. Алар күп, — диде Айрат Рөстәм улы. — Чистайлылар белән тыгыз элемтәдә эшләячәкбез. Сездән мине хуплавыгызны һәм бердәм рәвештә, халкыбыз файдасына бер командада эшләвегезне сорыйм.
Сорауларның берсе шунда ук яңгырады. Шәһәр Советы депутаты, 6нчы номерлы ТҖС җитәкчесе Чулпан Сөләйманова «Мәхәббәт һәм татулык» скверында үлән чабу авырлыклары турында сөйләде. Айрат Хамматов проблеманы оператив хәл итүдә ярдәм итәргә вәгъдә итте.
Файл не выбран

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев