Шәһәр көнендә Скарятин бакчасы сәхнәсендә теләгән һәркем күмәкләшеп җырлый алачак
...
Мәдәни-ял итү үзәге Татарстан Республикасы һәм яраткан шәһәребез көненә багышланган «Шәһәр җырлый» проектын башлап җибәрде. Анда 12 яшьтән башлап теләге булган һәркем катнаша ала. Бернинди тәҗрибә һәм музыкаль белем таләп ителми.
Проектта катнашучылар 30 августта, 18 сәгатьтә, Скарятин бакчасының төп сәхнәсендә күмәкләшеп җырлап, чистайлыларны һәм шәһәр кунакларын бәйрәм белән котлый алалар.
Катнашуга гаризаны 20 августка кадәр түбәндәге почтага җибәрергә мөмкин: kristina2305@bk.ru; ek.isaeva5656@mail.ru.
Оештыручыларның телефоны — 8-999-162-43-35 (Кристина Вадимовна); 8-903-344-73-07 (Екатерина Георгиевна).
Беренче репетиция 14 августта, 17 сәгатьтә, К.Маркс ур., 36 (элеккеге ЧЭС бинасы) адресы буенча узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев